Гөлнара Галимҗановадан кабак согы рецепты

Биектау районының Әлдермеш авылында яшәүче Гөлнара Галимҗановадан кабак согы рецепты 

Кабак согы ясау өчен: Кабак, су, ике әфлисун, 250 грамм шикәр комы, 0,5 аш кашыгы лимон кислотасы.

6 литрлы кәстрүльгә кабакны шакмаклап турап салырга.

Кабак күмелерлек итеп өстенә су коярга. Кайнап чыкканнан соң 15 минут пешерергә. Суынырга алып куярга. Бу масса 10 минут суынгач блендер белән изәргә. Шуңа әфлисун согы, шикәр комы,.0,5 аш кашыгы лимон кислотасы салырга һәм янадан кайнатып чыгарырга.

Аннары стерилләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябып куярга.


Фикер өстәү