Лилия Хәмитова: «Беренче ирем ялгыз калмаска кушты»

Лилия Хәмитова белән Винарис Ильегет «Интертат» басмасына интервью биргәннәр. Лилия әңгәмә вакытында улының әтисе — беренче ире турында да әйтеп узган. 

– Минем «гражданский брак» иде. Ул озак та булмады. Яшәү дип, мин аны «ирле-хатынлы булып яшәдек» дип әйтә алмыйм. Әмир туасы булганга күрә генә Ходай ул кешене миңа биргәндер, ялгыз калмасын, дип. Чөнки мин баламны 34 яшемдә таптым. Дөресен әйткәндә, ул вакытта гастрольләрдә дә булганга, йөреп торганга, мин нигәдер ирле булуны беренче урынга беркайчан да куймый идем. Ялгыз калмас өчен бер бала кирәк, дип максат куелган минем, нигәдер, һәм шул кыйблама карап бара идем. Ә Әмир тугач, мин ничектер тынычланып киткәнмендер, күрәсең. Шулай килеп чыкты: без озак та тормадык. Аерылыштык, дип әйтә алмыйм, чөнки язылышмаган. Без бергә яшәми башладык. Әмирне ялгыз үстердем, дип тә әйтәсем килми – әтисе белән бүгенге көндә дә аралашып торабыз, без дуслар.

Әңгәмә барышында Винарис та хатынын хуплап: «Әйе, без дуслар», — дип шаккатыра.

— Лилия: Безнең туйга да кайтты алар, бик әйбәт булды. Булышып тора.

— Винарис: Малайны ташламый ул. Малаена шалтырата, сөйләшә аның белән. Безгә дә шалтыратып, хәлләрегез ничек, диеп белешә. Кайгырта.

— Лилия: Ул гел әйтеп килде: «Лилия, ялгыз калмаска тырыш. Үз тиңеңне тап», — дип. Берәү әйткән, ди, бит, үзем акыллы булганга күрә, янымда гел акыллы ир-атлар туры килә, дип.


Фикер өстәү