Дмитрий Чернышенко һәм Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» үзәге эше белән таныштылар

РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә булдылар һәм аккредитация үзәге эше белән таныштылар.

Үзәк эшенә 27 оператор һәм 3 куратор җәлеп ителгән. Кунакларга үзәкнең эше, аерым алганда, гаризалар бирү тәртибе, мәгълүматларны тикшерү һәм аккредитация карталары әзерләү турында сөйләделәр. «Казан Экспо» үзәгендә барлыгы 11,5 меңгә якын кешене аккредитацияләү планлаштырыла.

Шулай ук аккредитация үзәкләре Универсиада Авылында урнашкан Халыкара мәгълүмат үзәгендә (ХМҮ), ИТ-паркта, KRAVT кунакханәсендә эшләячәк. 17 февральдән аккредитация карталарын — Казан аэропортында, ә 21 февральдән Сочи шәһәренең аккредитация үзәгендә алырга мөмкин. Бу үзәкләр 3 мартка кадәр 9:00сәгатьтән 18:00сәгатькә кадәр эшләячәк. Шулай ук аккредитациягә бәйле мәсьәләләрне Киләчәк уеннарның спорт һәм тренировка объектларында махсус урыннарда хәл итәргә мөмкин булачак.

Аннары РФ вице-премьеры һәм Татарстан Рәисе волонтерлар белән аралашты. Киләчәк уеннарына Россиянең төрле төбәкләреннән һәм дөньяның 30 иленнән 2 меңләп волонтер җәлеп ителәчәк. Барлыгы 20дән артык функциональ юнәлеш каралган, алар өч категориягә берләштерелгән: спорт мәйданчыгы волонтерлары (киберволонтерлар), сервис юнәлешләре волонтерлары, волонтер-атташелар.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте


Фикер өстәү