Миңнуллин табибларның һәм медицина хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакларын атады

Татарстанда табиблар уртача йөз мең сумнан артык акча ала. Бу хакта туры эфирда ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин сөйләде.

«Табибның уртача хезмәт хакы республикада 104 мең сум, шәфкать туташлары — 53 мең сум, кече персоналдан санитарлар уртача 38 мең сум ала», — дип билгеләде ведомство башлыгы.

Марсель Миңнуллин билгеләп үткәнчә, 2023 елда сәламәтлек саклау системасы 409 табибка тулыланган. Республикада «Земский доктор» программасы эшләвен дәвам итә, ул авыл җирлегендә эшләүче бер табибка бер миллионнан бер ярым сумга кадәр түләнә. Шулай ук медиклар өчен Татарстан Хөкүмәте грантлары да бар.


Фикер өстәү