«Россия хәрби-тарихи җәмгыяте»нең Татарстан бүлеге узган елга нәтиҗә ясады

Тарихи гаделлекне һәм дөреслекне торгызу, Ватанга хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү, тарихи территорияләрне үстерү. «Россия хәрби-тарихи җәмгыяте» Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасының республикадагы бүлеге узган елга нәтиҗә ясады һәм агымдагы елга бурычлар билгеләде.

Җыелышта Татарстан Рәисе Администрациясе башлыгы Әсгать Сәфәров «Россия хәрби-тарихи җәмгыяте»нең республикадагы бүлеге рәисе итеп сайланды.

— Мондагы һәр кеше — үз иленең һәм республикасының патриоты, алар үз Ватанын, үз халкын ярата, үз тарихын хөрмәт итә. Алга таба да сезнең белән тарихи гаделлекне торгызу белән шөгыльләнәчәкбез дип ышанам. Мөһим бурычларның берсе — һәр районда безнең бүлекне булдыру, яшьләребездә Ватанга хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү, — диде ул.

Очрашуда Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең төбәк сәясәте Департаменты директоры Аяна Шойгу да катнашты.

— Әсгать Әхмәтович — хөрмәтле һәм нәтиҗәле җитәкче, аны сезнең игътибарга тәкъдим итү минем өчен зур дәрәҗә. Сезнең белән бергә зур проектлар тормышка ашырырбыз дип ышанам, — диде ул.

Аяна Шойгу «Россия хәрби-тарихи җәмгыяте»нең узган елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады һәм быелгысының өстенлекле юнәлешләрен билгеләде.

— Төп юнәлеш — төбәкләрне, шул исәптән тарихи территорияләрне үстерү. Соңгы 3 елда төбәкара сәясәтне шактый көчәйттек. Патриотик тематиканың кирәкле булуы бик сөендерә. Россия Президенты куйган төп бурычларның берсе — тарихи дөреслекне саклау һәм яклау, — диде директор.

Аяна Шойгу Татарстанда патриотик проектлар тормышка ашырырга теләвен белдерде.

— Без сезнең тәкъдимнәрне хупларга һәрвакыт әзер. Татарстанда кызыклы һәм көчле чара үткәрәсебез килә. Бәлки, ул фестиваль булыр. «Геройлар мәктәпләре», «Мәгълүмат фронты» кебек проектларны сезнең республикада да тормышка ашырырга телибез, — диде ул. — Эшнең зур күләме тарихи территорияләрне үстерүгә бәйле. Әлбәттә, бу һәйкәлләр, җимерелгән объектларны торгызу, махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм итү, тарихи мәгърифәтчелек. Бу юнәлештә Татарстан һәм республика җитәкчелеге тарафыннан бик зур эш башкарылганын беләм. Җимерелгән объектларны реконструкцияләүдә системалы эш итәргә тырышабыз. Һәйкәлләрне генә түгел, ә Киев режимы бетерергә тырышкан тарихи хәтерне дә кайтарырга һәм торгызырга кирәк.

Узган елда республикада 17 мемориаль такта урнаштырылган. Бу хакта «Россия хәрби-тарихи җәмгыяте»нең республика бүлегендә башкарма директор Александр Александров әйтте.

— Быел төп игътибар Советлар Союзы Геройларына һәм Дан орденнарының тулы кавалерларына мемориаль такталар урнаштыруга булачак. Республикада 22 мемориаль такта ясалды. Бишесе урнаштырылмыйча калды. Эш туктатылып торды, чөнки закон буенча алар ике телдә башкарылырга тиеш. Быел без бу эшне дәвам итәргә телибез, — диде ул.


Фикер өстәү