Ире авырып яткан хатынын үтергән һәм үз-үзенә кул салган: күршеләр арган диләр

9 февральдә Первоуральскта ир белән хатынны җирләгәннәр.
40 яшьлек Рөстәм һәм Еленаның туганнары гаилә шалтыратуларга җавап бирми башлагач борчыла башлаганнар. Һәм туганнары аларның өйләренә барырга булганнар. Ләкин, килгәч, ишекне берәү дә ачмаufy. Шуннан соң гаиләнең олы улы тәрәзәдән квартирага кергән һәм әти-әнисенең үле гәүдәләрен тапкан. Тикшерү версиясе буенча, ире яман авыру белән яфаланган хатынын үтергән, ә аннары үз-үзенә кул салган. Шулай ук ир белән хатынның якыннары да бу версияне хак дип саныйлар. Алар гаиләнең нинди авыр хәлдә булуын белгәннәр.
— Рөстәм хатынының газапларын җиңеләйтергә булган, — дип сөйләде Еленаның якын дусты. — Берничә ай элек Еленада соңгы стадиядә онкология ачыклаганнар. Аннары туберкулез да тапканнар.
У женщины была онкология в терминальной стадии


Фикер өстәү