Илең турында уйла. Ватанпәрвәрлек турында уйланулар

Ватан, батырлык, патриотизм сүзләренең асыл мәгънәсенә төшенергә тырышып яшәгән көннәребез. Әле алар белән янәшә горурлану, ярату, хөрмәт итү дигән фигыльләр дә йөри. Берсе дә начар сүз түгел, билгеле. Ә шулай да, ватанпәрвәрлек дигән абстракт төшенчәгә без хәзер нинди мәгънә салабыз соң?

Ватанпәрвәрлек нидән башлана?

Илкүләм җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге белгечләренең былтыр уздырган сораштыру нәтиҗәләренә күз салыйк әле. Сораштыруда катнашучыларның 92 проценты үзләрен бу илнең патриоты дип атаган. Респондентларның 50 проценты патриотизм сүзенә иң элек ватанга мәхәббәт мәгънәсен сала икән. Чикләүләр һәм Россиягә карата булган тискәре мөнәсәбәт чын патриот үз илен якларга тиеш дип уйлаучылар санын да арттырган. 2022 елда андыйлар 44 процентка җиткән. Чагыштыру өчен, 2020 елгы санга күз салу да җитә: ул чорда андыйлар 32 процент булган.

Моннан тыш сораштыруда катнашучыларның 34 проценты патриот булу ил киләчәген үзгәртергә тырышу дип уйлый икән. 29 проценты ил турында дөресен сөйләргә кирәк дигән фикердә. Ул хакыйкать нинди генә ачы булса да.

Ватанпәрвәрлек хисен арттыруга ил-көн вакыйгалары да тәэсир итә. Әйтик, сораштыруда катнашучыларның 18 проценты Кырым күпере, тагын 18 проценты – Россия составына яңа территорияләр кушылуы, 8 процентын Россия спортчыларының уңышлары һәм 5 проценты икътисад үсеше, импортка алмаш юнәлешендәге эшчәнлек белән горурлана икән.

Илкүләм җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенә ярдәм итү фонды генераль директоры Константин Абрамов фикеренчә, Россиядә үзен патриот дип санаучылар саны арткан. «Соңгы арада мондый кешеләрнең проценты, хәтта яшьләр арасында да, сизелерлек артты. Санкцияләр, дөньядагы башка вакыйгалар фонында халыкның хөкүмәт һәм ил Президентының эшчәнлеген хуплаучылар яисә хупламаучылар санын ачыклау мөһим. Шулай ук җәмгыятьнең берләшүе күзәтелде», – ди Константин Абрамов.

Без патриотмы?

Илне сакларга, якларга һәм яратырга дип антлар биргән кешеләргә  бу сорауны махсус бирмәдек. Ватанпәрвәрлек дигән хис булмаса, алар мондый ант бирмәс тә иде бит, шулаймы? Тормышта ватанпәрвәрлеккә урын бармы? Без шул хакта көндәлектә патриотизм чаткылары эзләгән һәм тудырган кешеләрдән сораштык.

Гыйрак егете Аммар Хөсәйн өчен Россия чит ил түгел. Бирегә күченеп, монда укып кына калмыйча, киләчәк тормышын да безнең ил белән бәйләргә тели ул. Россиядә, аерым алганда, Казанда яши башлавына да 8 ел булган инде. Илгә мәхәббәтен хезмәте белән күрсәтә. Ул табиб булачак. Моңа кадәр ил кичергән бер генә вакыйгадан да читтә калмады ул. Волонтер булып та йөрде, көнне-төнгә ялгап «кызыл зона»да да эшләде, гуманитар ярдәм оештыруда да катнашты.

– Мин – чын патриот. Көннән-көн бу илгә булган мәхәббәтем арта. Россия бик матур ил. Биредә мин күп нәрсәгә өйрәндем, монда дусларым, җаныма якын кешеләрем бар. Алар миңа бер генә мизгелгә дә үземне чит итеп тоярга мөмкинлек бирмәде. Үз иттеләр, яраттылар, терәк булдылар. Алар дигәндә – Россиянең халкын күз уңында тотам. Россия – көч, мәхәббәт һәм мәрхәмәтлелек ул, – ди Аммар.

Татарстандагы үзбәкләренең милли-мәдәни автономиясе активисты Таманно Уразова да үзен бу илнең ватанпәрвәре дип саный. Күп нәрсәгә өйрәтте, мөмкинлекләр бирде бу ил, ди ул.

– Мин патриотизм төшенчәсен сәяси юнәлештә түгел, күбрәк мәдәни-рухи яктан аңлыйм. Минем өчен тәрбия һәм мәдәният төшенчәләре үзара тыгыз бәйләнгән. Илнең мәдәни компоненты миндә ватанпәрвәрлек хисен уята. Мин – иҗат кешесе. Шуңа күрә дә мин безнең илнең безгә кадәр килгән буыннары ниләр корганына, ниләр булдырганына карыйм, болар – горурланырга сәбәп. Алар мине илһамландыра. Мин меңәрләгән еллар дәвамында буыннан-буынга тапшырылып килгән ул кыйммәтләрне киләчәккә тапшырырга әзер. Берзаман: «Илдә патриотизм күбрәк булган саен, халыкның яшәү дәрәҗәсе шулкадәр түбәнрәк», – дигән сүзләр ишеттем. Моның белән бер дә килешмим. Алга киткән бик күп дәүләтләрне беләм, аларның күбесенең нигезендә ватанпәрвәрлек ята. Россиядә дә патриотлар күп дип уйлыйм. Чит илләргә чыккач, Россия гражданины паспортын күрсәтергә оялган кешеләрне беләм. Минем беркайчан да алай иткәнем юк. Кызыл паспортны һәрвакыт горурланып күрсәтәм, – ди ул.

Таманно әйтүенчә, аның өчен патриотизм – үзеңнеке дип саналган илгә булган эчкерсез мәхәббәт һәм рәхмәт хисләре. «Берәр нинди бәхәс килеп чыкканда, бармак төртеп күрсәткәндә үз илеңнне яклап чыга алу да – ватанпәрвәрлек. Тетрәндергеч, бай тарихы белән горурлану да – ватанпәрвәрлек. Патриотизм –  әле шушы илнең көченә, бөтен авырлыкларны җиңә алачагына ышаныч та», – ди ул.

Блогер Ринат Галиәхмәтов иң элек патриотизм үзеңә тугрылыкта да чагылырга тиеш дип саный. Ягъни кемдер кушкан өчен генә патриот булып булмый. Шул ук вакытта һәр нәрсәгә карата да ватанпәрвәрлек хисләрен кичерергә мөмкин.

– Кечкенә чактан ук безне «патриот бул» дип өйрәтәләр бит инде. Әмма без бу сүзне кем өчендер генә әйтергә тиеш түгел. Бу дөрес түгел. Ватанга карата патриот булу – бер нәрсә, ә сәясәткә карата булганы – бөтенләй башка. Ватан сүзенә синең телең, кешеләр, табигать тә керә. Сәясәт белән бер дулкында булсаң, аны да патриотизмга кертәсең инде, – ди блогер. – Мәсәлән, мин – Түбән Кама егете. Казанда яшим. Әйтик, минем өчен «Ак барс» хоккей клубы беренче урында булырга тиештер инде. Тик юк бит! Мин «Нефтехимик» өчен җан атам. Менә шундый кечкенә нәрсәләрдә дә патриотизм чагыла ала дип уйлыйм. Патриотизм – синең эчке халәтең ул.

Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең төбәк бүлеге координатары Руфина Раззакова фикеренчә, хәзерге җәмгыятьтә патриотизм сүзе төрле кешедә төрле хис тудыра.

– Безгә мәктәп эскәмиясеннән Ватанга мәхәббәт һәм бурыч хисе тәрбияләделәр, әмма бу төшенчәләр күпчелектә бүгенгә кадәр формалашмаган. Минемчә, иң беренче чиратта мәхәббәт һәм патриотизмның нәрсә икәнен аңлатырга кирәк. Бу сыйфатлар нәрсәдә күренә, аларны ничек кичерергә кирәк? Тирән, җентекле аңлатма аша гына үз Ватаныңны чын-чынлап яратырга өйрәтеп була. Идеология аңлаешлы массакүләм булудан битәр, аңлаешлы булырга тиеш, – дигән фикердә ул.

Татарстанның яшьләр эшләре буенча министры урынбасары Алла Кондратьева яшьләр арасында патриотик тәрбия чаралар аша да алып барыла, ди.

– Патриотик тәрбия дибез икән, бу бит әле хәрби патриотиканы күздә тоту түгел. Бу – шәхес үсеше өчен иҗади һәм интеллектуаль тәрбия эше дә. Татарстанда яшьләргә патриотик тәрбия бирү программасы эшли. Узган елда гына да без 184 меңнән артык кешене колачлап, 42 зур чара уздырдык, – ди урынбасар.

Тотып карарга, катнашырга мөмкин булганнары да бар чаралар арасында. Әйтик, хәрби-патриотик клуб слетлары, 10 сыйныф укучылары өчен хәрби җыеннар, махсус эзләү отрядлары экспедицияләре, тарихи вакыйгаларны реконструкцияләү.

Соңгы сүз урынына

Шунысы бәхәссез: ватанпәрвәрлек көчләп таккан идеология булырга тиеш түгел. Идеология ул – барыбер дә мәҗбүриләп тагыла торган күренешләрдән. Көчләп яраттырып булмый бит барыбер. Ул нәфрәт, ярсу гына уятачак. Ярату ихлас булганда гына нәтиҗә бирә. Ә без матур нәтиҗәләр генә күрергә телибез. Шуңа да идеологиядән битәр дөньяга караш (мировоззрение) белән эшләргә кирәктер. Анысын аңда формалаштыру, дөрес нигезгә орлык итеп чәчәргә дә мөмкин. Бездә дөрес юнәлеш бирердәй үрнәкләр юкмы әллә? Ватанпәрвәрлек –  хис ул.

Аннан, еш кына: «Ватанпәрвәрлектән башка илдә яшәүчеләрне берләштерүче бүтән идея була алмый», – дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Аеруча хакимияттән, җитәкчеләрдән. Бу җәһәттән ярату ике яклы булганда гына бөтен һәм тулы диясе килә бит әле…

Добойка (фон белән)

Клиник психолог, табиб-психофизиолог Андрей Демкин:

– Гаилә моделенә күз салыйк: атаны, ананы, абый-апа, эне-сеңелләрне яратырга өйрәнеп буламы? Мәхәббәткә нигезләнгән чын патриотизмны (башкаларга карата нәфрәт һәм кимсетүгә нигезләнгән трайбализмнан аермалы буларак) тәрбияләү яки аңа өйрәтү мөмкин түгел.

Мәхәббәткә кайгырту аша (ашату-эчертү, үсеш һәм физиологик ихтыяҗларны канәгатьләндерү, рухи теләкләренә теләктәш булу) лаек булырга мөмкин. Мондый мәхәббәткә «патриотлык дәрес»ләре кирәк түгел.

Фикер

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы:

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үз хәдисендә: «Ватанны ярату – иманнан», – ди. Без Ватаныбыз, туган җиребезне яратырга гына түгел, якларга да тиеш. Бер үк вакытта һәркем аны үзенчә саклый. Кемдер бу бурычны дога кылып, кемдер кулына мылтык алып, кемдер балаларга патриотик тәрбия биреп башкара. Хәрби хезмәткә бару, Ватанны яклау ислам дине күзлегеннән – саваплы эш.

Бу – кызык!

* Күренеш буларак патриотизм Борынгы Греция, данлыклы Гомер яшәгән чорга барып тоташа, ди күп кенә галимнәр. Бу вакытта безнең чорга кадәр килеп җиткән героик эпослар, Борынгы Греция каһарманнары турында миф һәм риваятьләр барлыкка килә. Танылган дәүләт эшлеклеләре, фәлсәфәчеләр, хәрбиләр әнә шул рухта тәрбияләнә.

* Яңарыш чорында күп кенә дәүләтләрдә рухи-әхлакый яктан бай гражданин-кешене тәрбияләү алга чыга.

* XVIII–XIX йөзләрдә патриотизм яңа төсмер алып, сәяси-хокукый лексиконга кереп китә.

 

 

Чулпан Гарифуллина

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү