Яман шеш күзәнәкләре үрчүенә комачауларга мөмкин яшелчәләрне атаганнар

Бәрәңге, баклажан һәм помидордагы гликоалкалоидлар яман шеш күзәнәкләре үрчүенә комачауларга мөмкин. Тикшеренүләр барышында поляк галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән.

«Frontiers» язганча, Адам Мицкевич исемендәге университеттан Магдален Винкель җитәкчелегендәге тикшеренүчеләр молекуляр процессларны өйрәнгән һәм яман шешкә каршы потенциалга биш гликоалкалоид — тозан, чаконин, соласонин, соламаргин һәм томатин ия булуын ачыклаганнар.

Бәрәңгенең бүлбеләрендә, сабагында һәм кабыгында була торган соланин аларның иң нәтиҗәлесе булып чыккан. Галимнәр сүзләренчә, ул лейкоз күзәнәкләренең үрчүен чикли, организмда кайбер химик матдәләрнең канцерогенга әверелүен туктата һәм булган шешләрнең метастазлануын туктата.

Билгеле булганча, тозанин стероид препаратлар җитештерү өчен кулланыла, әмма рак белән көрәшү өчен моңа кадәр кулланылмаган.

 


Фикер өстәү