Август киңәшмәсе: төзәтәсе  5 хата бар

Җитмәгән укытучылар, ачылмаган сыйныфлар, акланмаган медальләр, техник белемгә мөнәсәбәт, акыллы башларның читкә китүе. Республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әлеге биш проблемага аеруча басым ясады.

Август киңәшмәсе алдыннан Рөстәм Миңнеханов  иртүк район һәм мәгариф идарәсе башлыкларын  яңа автомобильләр белән сөендерде. 49 «Лада Веста» машинасы районнарга кайтып китте. Әлеге  күңелле чарадан соң Рәис мәгариф эшчәнлегенә багышланган күргәзмә белән танышты. БДИда югары баллар туплаган укучылар, олимпиада җиңүчеләре белән очрашты. Нинди генә шәһәрнең уку йортына керсәләр дә, Рөстәм Миңнеханов яшьләргә республика белән элемтәне югалтмаска киңәш итте.

Җитмәгән укытучылар

Очрашу башланыр алдыннан Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов та видеоэлемтәгә чыкты. Министр 2025 елга кадәр барлык фәннәрдән дә бердәм дәреслекләр әзер булачак, дип ышандырды. 10–11 сыйныф укучылары исә яңа тарихны 1 сентябрьдән үк өйрәтә башлаячаклар. Бу дәреслекләр әзер икән инде.

Яңа мәктәп, бакчалар ачыла, алар  заманча җиһазлар, кирәкле дәреслекләр, әсбаплар белән тәэмин ителә. Барысы да бар, тик укытучылар гына җитми. Илсур Һадиуллин белдергәнчә, яңа уку елында республикада 2 мең укытучыга ихтыяҗ  бар. Бигрәк тә математика, физика, рус теле, чит тел, башлангыч сыйныф укытучылары кирәк.

Республикада проблеманың күпмедер өлешен вузларда белем алучы иң яхшы студентлар хисабына хәл итәргә тырышалар. Узган ел мәктәп һәм бакчаларда шундый 445 студент белем һәм тәрбия биргән. Министр үз чыгышында: «Вазгыять кискен», – дип кисәтте. Моны мәктәпләрдә укытучы һөнәренә әзерлек эшен көчәйтеп, районнар һәм вузлар тарафыннан кызыксындыру чаралары табып, бергәләп хәл итәргә чакырды.

Укытучыга тынычлап укытырга ирек бирергә кирәклеген дә искәртте министр. 2022 елда хисап эшен киметү турында закон үз көченә кергән иде. Әмма укытучылар арасында уздырган сораштыру нәтиҗәләре киресен күрсәткән. Илсур Һадиуллин район һәм шәһәр башлыклары, министрлык, оешма вәкилләрен укытучы хокукларын сакларга, артык эш  кушмаска чакырды.

Техник белемгә  мөнәсәбәт

Республика укучыларының уртача БДИ нәтиҗәләре ил күләмендә караганда барлык фәннәрдән дә югарырак. Бу яктан тел-теш тидерерлек түгел. Министр  бу уңайдан Чаллы, Казан шәһәрләре, Югары Ослан, Әгерҗе, Әтнә, Минзәлә, Саба, Бөгелмә, Балтач укытучыларын мактады.

Әмма борчыган мәсьәлә дә бар. Бу – физика, химия, биология, математикадан (профиль) имтихан тапшыручылар саны кимү. Илсур Һадиуллин проблеманы уку йортларында инженер белгечлекләренә кабул итү кагыйдәләренә, югары квалификацияле фән укытучылары җитмәүгә бәйләп аңлатты. Моны хәл итү өчен махсус программа кирәк булачак.

БДИда имтиханнар сайлау күрсәткече

 Акыллы башларның читкә китүе

Республикада быел  199 укучы  БДИда 100 балл җыйса, тугызының хезмәте –200 баллык. Якынча мәгълүматлар буенча әлеге ике йөз балл җыйган тугыз егет һәм кызның җидесе Мәскәү, Санкт-Петербург вузларын сайлаган. Узган ел исә ике йөз балл туплаучы егет-кызлар 14 иде. Шуларның алтысы Татарстаннан читтә укуын дәвам итә. Министр республика вузлары ректорлары, предприятие җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, акыллы башларны үзебездә калдыру юлларын эзләргә, үзебездә дә алга таба үсеп булуын аңлатырга кушты. КФУның йөз балл туплаучыларга 300 мең сумга кадәр стипендия түләвен уңай бәяләде.

Ялтырамаган медальләр

Быел чыгарылыш укучыларының 1931е  алтын медаль алган. Узган ел бу сан 2 меңнән артык иде. Кызганыч, 208 укучы медален аклый алмаган. Билгеле булганча, медальгә дәгъва кылучылар математика һәм рус теленнән БДИда 70тән ким балл җыймаска тиеш. Юкса медаль эләкмәячәк. Быел математикадан –140, рус теленнән 32 укучының баллары әлеге күрсәткечтән түбән булган. 33 укучының исә ике фәннән дә нәтиҗәләре мактанырлык түгел. Алексеевск, Кайбыч, Лаеш, Апас, Чүпрәле һәм башка районнарда  укучыларның өчтән бере  әлеге имтиханнарда 70 балл җыя алмаган.

Ачылмаган сыйныфлар

Министр кайбер районнарда 10 нчы сыйныфка укучылар тупланмау, профиль сыйныфлары оештырылмауны да тәнкыйть утына тотты.

Республикада ел саен 9 нчы сыйныф укучыларның яртысы көллиятләргә укырга керә. Яңа уку елында барлыгы меңнән артык унынчы сыйныф ачылачак. Тик 57 мәктәптә бу эш бөтенләй оештырылмаган. Проблема бигрәк тә Менделеевск районына хас. Әйтик, анда 15 урта мәктәп исәпләнсә, шуның алтысында гына унынчыга кабул итәчәкләр.

Рәхмәт ишетү рәхәт

Илсур Һадиуллин тиздән яңа уку елы башлануын искә төшереп, барлык мәгариф оешмалары, район һәм мәгариф идарәсе башлыкларына белем йортларын иминлек белән тәэмин итәргә кушты. «Бу мәсьәләдә ваклыклар юк!» – диде, катгый итеп.

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов  киңәшмәдә бер генә тәнкыйть сүзе дә әйтмәде. Бары  алга таба укытучыларның һөнәри әзерлегенә генә игътибар итәргә өндәде. Узган уку елында мәгариф өлкәсендә зур эш башкаруы  укытучыларга, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, район башлыкларына рәхмәтен җиткерде.

Узган уку елында республикада  1984 балалар бакчасы, 1410 мәктәп эшләгән. 487 меңгә якын укучы белем алган,  210 меңнән артык сабый бакчага йөргән.

– Укытучының абруе бик мөһим. Югары уку йортларында белем бирүче мөгаллимнәр турында да онытырга ярамый. Бу сорауларны хәл иткәндә ректорларны чакырыгыз, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Киңәшмә ахырында Рәис республиканың  иң яхшы укытучыларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Казанның 18 нче гимназиясе укытучысы Рәмзия  Шәрәпова һәм  Казан төзелеш, архитектура,  шәһәр хуҗалыгы көллияте мөгаллимәсе Тамара Вәлишинага «Республиканың Халык укытучысы» исеме бирелде.

Сүз уңаеннан, Укытучылар һәм остазлар елында Казансу елгасы яр буенда быел Укытучыга һәйкәл төземәкчеләр. КФУ янәшәсендә «Белем» музее ачарга җыеналар.

Сәрия Мифтахова

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү