Чечня башлыгы Рамзан Кадыров чечен туйларына кагылышлы яңалыкларны тәнкыйтьләгән. Аның фикеренчә, үзгәрешләр милли йолаларга каршы килә һәм тантана оештырганда чыгымнарны арттыра.
– Соңгы елларда бу чаралар тирәсендә вазгыять үзгәрде. Җәмгыятьтә бөтенләй килешмәгән кагыйдәләр кертелә. Алар дингә һәм милли йолаларга каршы килә. Кешеләр яңа кагыйдәләр колына әйләнә, аннан соң туй чыгымнары да арта, – дигән ул.
Аның сүзләренчә, төбәктә кәләшне урлау һәм башка шуның ише “тузга язмаган” күренешләрне бетерүгә ирешкәннәр.
– Монда җыелган кешеләргә үзгәрешләр кертүне тыйдым, бу проблеманы уңай хәл итү өчен чаралар турында уйларга куштым. Дәүләт органнары исә әлеге кагыйдәләрнең үтәлешен контрольдә тотачак, – дигән Рамзан Кадыйров.