Көндәш (ГЫЙБРӘТЛЕ ХИКӘЯ)

– Менә сиңа да 50 тулды, Разил… Тулган булыр иде… Бигрәк иртә киттең шул… Бүген сөенә-сөенә сине котлаган, колагыңны илле тапкыр тарткан булыр идек… Рәхмәт сиңа, миңа беркайчан да, кайберәүләр кебек: «Акчаны кая яшерим икән?» – диеп борчыласы булмады. Эшләгәнеңне тиененә кадәр алып кайтып бирдең, акчаны кая тоттың, диеп вакланмадың… Әрәм-шәрәм итми, аңлашып яшәдек. Кайчан гына эчеп кайтып, тавыш чыгарыр икән дип тә кайгырмадым, балаларга нәрсә алсам, тиргәр икән диеп, бәясен киметәсе дә, яшерәсе дә булмады… Кая барам дисәм дә, бар, дидең. «Хәлдән таеп егылганчы эшләмә, бер елгы эш икенче елга калмый, үзеңне сакла», – ди идең. Эчмәдең, тартмадың. «Үзең эчеп-тартып, балаларга ничек итеп, эчмә-тартма, дип әйтәсең аннары», – дидең. Эшеңнән никадәр кәефең төшеп кайтсаң да, капкадан кергәндә эштәге проблемалар теге якта төшеп калырга тиеш ди идең, мин борчыла башласам да, хәл ителми торган нәрсә булмый, дидең. Балаларга да шушы кагыйдәләрне сеңдереп үстердең. Рәхәт яшәдек синең белән…

Үзе белән үзе сөйләшә торгач, ул зират янына килеп җитүен дә абайламый калды. Күңеленнән белгән догаларын укып, барлык әрвахларга багышлады. Кыш көне зиратка кеше сирәк бара. Йомшак кар өстендә тирән эзләр калдырып, Разиленең каберенә барып җитте Гөлгенә.  Барды да, чардуган тирәсендә аяк эзләре күреп, аптырап калды. Кабер өстендәге ап-ап карда кып-кызыл алты роза янып ята. «Вәйт, көндәш! Тәки миннән алда өлгергән! Әле туңарга да өлгермәгәннәр, әле генә килеп киткән. Ничек очрашмадык икән соң?! Әәә, ул зиратка икенче яктан килгән икән, әнә бит, каршы якта эзләре ярылып ята. Чардуганның ул ягына чыккач, Гөлгенә янә аптырап калды. Анда карга тирән итеп: «Туган көнең белән…» – диеп язылган  иде.

– Вәйт, маладис, көндәш, минем башка да килеп карамас иде… Чәчәге дә, язуы да, – дип, Гөлгенә иренә багышлап, аятьләр укырга кереште.

Зират капкасын ябып, берничә адым атлауга, телефоны шалтырады.

– Озын гомерле булырсың, көндәш. Әле генә сине уйлаган идем, – диде ул, Алиянең сәламен алгач.

– Ә син кайда йөрисең? Өең бикле, үзең юк…

– Ник… мин дә син барган җирдә идем. Менә кайтып киләм. Аймылыш булганбыз бит. Нигә туры миңа кайтмадың, зиратка бардың соң? Машинаңны булса да безнең капка төбендә калдырырга иде. Кайтканыңны белгән булыр идем.

– Нинди зират? Мин әле яңа кайтып, ишегалдыңа гына кереп чыктым.

– Әйдә, алайса, зиратка кил. Мин шушында көтеп торам…

Разилнең кабере өстендәге розаларны күреп, Алия: «Мин дә алып кайткан идем, куйсам ярыймы?» – дип сорады. Гөлгенә хуплап баш селкегәч, шундый ук ут янып торган алты розаны кабер өстенә куйды. Гөлгенә аны чардуганның каршы ягына алып чыкты.

– Мин боларны синең эш диеп уйлаган идем. Чәчәкләр дә, язу да минеке түгел. Димәк, синең эш тә түгел. Даа, малай, монда өченче көндәш тә барлыкка килгәнгә охшап тора бит әле…

Алия аптыраудан сүзсез калган иде.

– Әйдә, калганын өйдә сөйләшербез, дога кыл да кайтабыз, – диде Гөлгенә. – Безнең монда сөйләшкәннәрне кеше ишетә күрмәсен. Урамга чыгарбыз, Аллаһ сакласын.

Алия дога кылган вакытта Гөлгенә кар өстендәге язуга иелде һәм: «Менә бит, котлыйбыз дигәннән соң өч нокта куеп, безгә дә урын калдырган өченче көндәш. Дәвам итим әле», – диеп, зур хәрефләр белән «Кадерлебез!» дип өстәде. «Иртә баштан монда килеп, Разилне котлаганбыз икән, димәк, барыбызга да кадерле булган бит ул», – диде Алиягә.

– Син бик олы йөрәкле, Гөлгенә… Иреңне  дә гафу иттең, безне дә кабул иттең… Теге язу иясен дә көнләмәдең бугай…

– Ике ел элек вафат булган иремне көнләшеп утырыйммы инде? Нәрсә булса да, азып-тузып йөргәне ишетелмәде. Берни сизелмәде. Миңа хыянәт итте дип уйламыйм. Миңа аны гафу итмәслек берни дә эшләмәде… Монда син, улың гафу итте бит әле аны…

– Гафу иттең дип… Монда ул гына түгел, күбрәк мин гаепле бит. Яшь идек шул. Аны түгел, гомерем буе үземне кичерә алмадым мин… Авылга кайтасым килмәде. Ә ул шәһәрдә яши алмыйм, ияләнеп булмый, әйдә, бергә кайтабыз диде. Кайтмадым. Кире килер дип көттем. Бүгенге кебек телефон заманы түгел иде бит. Хәбәрләшмәдек. Үземнең авырлы икәнемне белгәч, эзләп кайтырга да уйлаган идем. Тик бераздан аның өйләнгәнен әйттеләр. Менә шулай итеп, үкенә-үкенә, улымны берүзем үстердем. Башта ул: «Минем әти кайда, нигә безнең белән яшәми?» – дип аптыратса да, үсә төшкәч, мине андый сораулар белән борчымады. Әмма өйләнер алдыннан: «Әни, үпкәләмә, зинһар, минем әти турында беләсем килә. Паспортта Разилович дип язылган, ул – чыннан да, үз әтиемнең исемеме?» – дип сорады. Барысын да ничек бар шулай сөйләп бирдем. «Улым, мине азып-тузып йөргән икән, диеп гаепли күрмә… Әтиең белән без бер-беребезне бик яраттык, яшьлек белән ялгыштык», – дидем. «Ничек инде синең турыда шулай дип әйтә, уйлый алыйм, әни, – диде балакаем. – Синең ничек яшәгәнеңне беләм бит мин». «Ул минем барлыкны белми, дисең. Әйдә, эзләп карыйк әле, исән микән, минем аны ерактан гына булса да күрәсем килә», – диде улым Азат. Менә шулай итеп мин Разилне эзләп таптым… Әй, Гөлгенә, гафу ит, боларны син беләсең бит инде, нәрсәгә кабат сөйлимдер…

– Кызык бит, Алия. Кемдер сөйләсә, шыттыра, тормышта шулай буламыни, дияр идек әле… Яманлап искә алмыйбыз бит Разилне. Тормыш булгач, төрле хәлләр була, дибез. Тик ул чакта миңа дөресен әйтергә курыкты Разил. Азат туйга чакыргач, бергә хезмәт иткән иң якын мәрхүм дустымның улы, диде. Туйга бардык, котладык. Бергә фотоларга төштек. Күңелгә бер шик тә кереп карамады. Кунакка кайтыгыз дип, күпме чакырсак та, ул чакта син дә, Азат та кайтмадыгыз шул.

– Без Разил белән бүтән очрашмадык та, сөйләшмәдек тә. Азат та борчымады. Алай да, кызы тугач, түзмәгән бит, әти, бабай булдың диеп шалтыратасы килгән…

– Ә телефонны мин алдым… Разилнең өчесен укыткан идек ул көнне. Бишенче тапкыр бабай булганын белми китте…

– Икенче көнне Азат белән без кайттык. Менә шунда сиңа бөтенесен сөйләдек инде. Дөресен әйтим, бик курка-курка кайткан идек без. Әйтергәме, әйтмәскәме, дип тә аптырадым. Тик син безне шулкадәр якын итеп каршы алдың, бергә зиратка барып кайттык, Разил турында шулкадәр яратып сөйләдең… Әйтмичә китсәм, сине мыскыл итү кебек булыр, дип уйладым. Юл буе Азат белән ничекләр кайттык, ничекләр әйттек, дип сөенеп кайттык. Әле дә шаклар катам, мин бөтенесен сөйләп бетергәч, син берни булмагандай: «Үткән беткән, димәк, шулай язылган булган. Без хәзер чит-ятлар түгел, кайткалап йөрегез. Азат, сине балаларым белән дә таныштырырмын», – дидең. Без Разилнең җидесенә дә, кырыгына да кайттык. Менә шулай аралаша башладык. Башкалар өчен без солдатта бергә булган дус егетләрнең хатыннары, балалары булдык… Ә чынлыкта…

– Көндәш дип иң беренче кайчан, кайсыбыз әйтте әле? – Гөлгенә белән Алия аны исләренә төшерә алмады.

Кичкә таба Алияне озатып кергәч, Гөлгенәнең күз алдына кар өстендәге чәчәкләр һәм теге язу килеп басты. Кем булыр ул, диеп уйланды. Кызык, күңелдә көнләшү дә, Разилгә үпкәнең әсәре дә юк… Бигрәк ышанган икән…

Аның уйларын бүлеп, кыңгырау чыңлады. Шул арада: «Керергә ярыймы?» – диеп, ишектә күрше кызы Чулпан күренде.

– Кер, әйдә, Чулпан. Сез дә кайткан идегезмени?

– Абыйның туган көне, юбилее иде бит бүген. Аны котларга дип кайткан идек. Озакламый китәбез инде. Разил абыйны да котлаган булыр идек, име, Гөлгенә апай… Икесе бер елны, бер көнне туганнар иде бит…

– Иии, рәхмәтләр яусын инде, Чулпан! Разил абыеңны да искә алганга, онытмаганга.

– Мин аны беркайчан да онытмыйм, Гөлгенә апай! Ул минем беренче мәхәббәтем иде бит. Мәхәббәт дип инде… Ул абыйлар белән дус, ике өйне бер итеп йөрделәр, яшәделәр. Безгә кергән саен, Разил абый мине: «Зәңгәр күз, тизрәк үс, аннары мин сиңа өйләнәм!» – дип котырта. Ышандым бит шуңа. Армиягә киткәндә дә: «Кайтуга өйләнәм!» – дип китте. Өч ел моряк булып хезмәт итеп кайтты ул. Мин инде ул вакытта тугызынчыга укырга бара идем. Күңелгә аның сүзләре шулкадәр кереп калган, Разил абый кайткач, аны күрүгә, кача, ояла башладым. Элекке кебек сөйләшә дә алмадым. Ә ул кайтты да Казанга чыгып китте. Аннан кайтып, сиңа өйләнде. Кешегә күрсәтми генә күпме еладым шул чакта, Гөлгенә апай. Ярый әле, мәктәп бетергәч, Казанга киттем. Авылга кайтмаска тырыштым. Укып бетердем, эшкә урнаштым, кияүгә чыктым, балалар үстерәбез, әмма Разил абый – гел күңел түрендә. Сабый чактагы мәхәббәт шулкадәр көчле була икән ул… Мин аны догадан калдырмыйм. Бүген дә иртүк зиратка барып, котлап кайттым. Әле кар өстенә: «Туган көнең белән, алдакчы абый!» – дип тә язмакчы идем. Кар күммәсә, кеше күрсә, Разил абый турында әллә нәрсә уйларлар дип куркып, алдакчы абыен язмадым…

Гөльяр    


Фикер өстәү