Татарстанда кисәтү игълан ителде: көчле яңгыр, секундына 24 метр тизлектә җил якынлаша

Татарстанга көчле яңгыр һәм җил якынлаша. Республикада синоптиклар кисәтү игълан иткән.

Гидрометеоүзәк фаразына караганда, 23 апрельдә 15.00 сәгатьтән 24 апрельдә 2.00 сәгатькә кадәр яшен, секундына 15-20 метр, урыны белән 24 метрга кадәр тизлектә җил, көчле яңгыр һәм боз көтелә. Казанда синоптиклар кисәтүе бүген 17.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькәчә гамәлдә булачак. Шул ук вакытта һава температурасы республиканың күпчелек өлешендә +23…+28 градуска җитәчәк. Чәршәмбе – 24 апрельдә дә шундый ук һава торышы саклана. Көндез – башлыча көнчыгыш районнарда кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән көчле яңгырлар, яшен һәм боз. Секундына 23 метрга кадәр тизлектә җил булачак. Һава температурасы берникадәр төшә. Көндез +15…+20, төнлә +8…+13 градус. Пәнҗешәмбе – 25 апрельдә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, көндез термомтерның терекөмеш баганасы +14…+19 градус, төнлә +3…+8 градус күрсәтәчәк.

Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, җомга – 26 апрельдә республикада явым-төшем ихтималы аз. Шимбә – 27 апрельдә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явып үтәчәк. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +16…+21 градус чикләрендә тирбәләчәк.
Исегезгә төшерәбез: республикада 18-23 апрельдә аномаль эсселекнең хөкем сөрүе сәбәпле, кисәтү гамәлдә булып килә: тәүлеклек уртача температура нормадан 9-15 градуска югары. Белгечләр моның сәбәбен Балканнан үтеп кергән циклонга бәйләп аңлата.


Фикер өстәү