Дөньяда популяр булган ChatGPT нейрочелтәре өчен “ТукAI” дигән өстәмә плагин булдырылган. Бу хакта “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә багшланган матбугат очрашуында Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов сөйләде.
– Кайберәүләр “Мин татарча сөйләшәм”не бер кич белән генә чикләнә дип уйлыйдыр. Юк, бу алай түгел. Без акция кысасында мәктәпләр бәйгесе, квиз уеннар, төрле квестлар һәм башка бик күп чаралар уздырдык, – дип сөйләде ул.
Быелгы акция кысасында татарча интернет һәм татар телле контентка игътибар бирелгән.
– Без “Нейротатарлар” дигән IT-төркем булдырдык. Шул төркем белән берлектә tiztap.tatar сервисын ясадык. Анда “YouTube”та булган татар телле контент тупланачак. Моннан тыш, төркемебез ChatGPT нейрочелтәре өчен “ТукAI” дигән плагины булдырылды, – диде Райнур.
“ТукAI” безнең белән Габдулла Тукай үзе сөйләшкән кебек аралаша беләчәк. Моның өчен шигырьләре, мәкаләләре, чыгышларын, аның тормыш юлы турында мәгълүматны тупларга кирәк булган.
– Әлегә бу плагин татарча начаррак эшли. Аңлашыла инде, нейрочелтәр рус телен яхшырак белә, – ди Райнур Хәсәнов.
Әлеге проектлар барысы энтузиастлар тарафыннан эшләнгән.