Быел «Мин татарча сөйләшәм»дә 20ләп яшь музыкант чыгыш ясаячак

26 апрелендә Казан Кремлендә «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең гала-концерты узачак. Ул быел 19нчы мәртәбә оештырыла. Быел акция кысасындагы концертта 20ләп яшь музыкант чыгыш ясаячак.

Гомумән алганда, быел «Мин татарча сөйләшәм» акциясе 2024 елда берничә юнәлешне берләштерә: «Qazan Quest» квест-уены, «Ташаяк» ярминкәсе, «Тяжело с татарским» антипремиясен тапшыру, «Интернет татарча сөйләшә» акциясе, мәктәпләр арасында «Шәхес» бәйгесе, яшь башкаручыларның җанлы татар музыкасы бәйгесе һәм гала-концерт.

“Мин татарча сөйләшәм” гала-концертының продюсеры Ильяс Гафаров әйтүенчә,  гала-концерт сәхнәсендә 20гә якын артист чыгыш ясаячак. “Алар арасында сәхнәгә тәүге адымнарын ясаучылар да, профессионаллар да бар”, – ди Ильяс.

Шулай итеп, гала-концертта Yummy Music Band музыкаль төркеме, җырчылар Эльвира Мифтахова, Илгиз Шәйхразиев, K-Ru, Azat Gilmetdin, АлияНур, Искан, Муса Гаянов, qaynar төркеме, K3DERT, Дышать, Караш, Al Su, Gauga, Хор түгәрәге, Juna, Сәидә Мөхәммәтҗанова һәм Санкт-Петербургтан lunami төркеме чыгыш ясаячак. «Juna» Сәидә Мөхәммәтҗанова белән бергә махсус премьера әзерли», – дип сөйләде Ильяс Гафаров.


Фикер өстәү