Фәрит Мөхәммәтшин: «Талантлы балалар тәрбияләп үстерүче гаиләләрнең күп булуы сөендерә»

Республикада талантлы балалар тәрбияләп үстерүче гаиләләрнең күп булуы сөендерә. Дәүләт Советында балалар рәсемнәре, инша, эссе, мәктәп проектлары, видеороликлар буенча республика бәйгеләрендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шулай диде. Бәйгеләр «Парламент дәресе – 2024» кысасында узган иде. Тантанага төрле шәһәр-районнардан җыелган җиңүчеләр һәм призерлар җыелды.

– Проект кысасында педагоглар, укучылар һәм барлык дәрәҗәләрдәге депутатларның үзара аралашуы бик уңышлы килеп чыкты. Мондый очрашулар укучыларда актив гражданлык позициясе, югары дәрәҗәдәге сәяси-хокукый культура булдыруга ярдәм итә, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, тантананы ачып.

Дәүләт Советы Рәисе искәртеп үткәнчә, быел парламент дәресенең темасы (Россия һәм Татарстанның сайлау системасы нигезләрен аңлатуга багышлап, «Киләчәкне сайлыйбыз» дип аталган) илебездә һәм республикада яңа сайлау циклы башлануга бәйле. Март аенда Россия Президентын сайлау узды, ә инде сентябрьдә Татарстан халкына җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайларга туры киләчәк. «Быел парламент дәресе уналтынчы тапкыр узды. Аның төп үзенчәлеге – яшьләрне республиканың иҗтимагый-сәяси тормышына җәлеп итү», – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы сүзләренә караганда, республикада үсеп килүче буынны төрле яклап үстерү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган.

Фәрит Мөхәммәтшин  педагогларга, дәресләр һәм дәрестән тыш чараларның методик кулланмалары авторларына Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

«Яшьләр һәм сайлау» видеороликлары бәйгесендә җиңүчеләрне мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин котлады. «Быелгы парламент дәресенең темасы – «Киләчәкне сайлыйбыз». Чыннан да яшь буын үз киләчәген сайлый, ә остазлары, дәресләр, бәйгеләр уздырып, балаларны укыту-тәрбия эшенә җәлеп итеп, аларга ярдәм итә», – дип басым ясап әйтте министр.

Россия Герое Рәсим Баксиков чараның мактаулы кунагына әйләнде. Ул тантанада катнашучыларга уңышлар һәм тыныч күк йөзе теләде. «Сезнең бурыч – алдагы буыннар тәҗрибәсен кабул итү, арттыру һәм киләчәктә аны үз балаларыгызга тапшыру», – диде Рәсим Баксиков, укучыларга мөрәҗәгать итеп.

Бәйгеләрдә җиңүчеләрне Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Дәүләт Советы депутаты, парламентның Законнар текстларының татар һәм рус телләрендәге тәңгәллеген билгеләү комиссиясе рәисе Римма Ратникова, башка рәсми кешеләр котлады.


Фикер өстәү