Җырчы Ильвина: «Муса Маликовның мине өстерәп йөрүен әле дә хәтерлим»

Татар эстрадасының үзенчәлекле тембр иясе Ильвина балачагы белән бәйле кызыклы вакыйгаларны социаль челтәрләрендә сөйләп бара. Чираттагы видеоларның берсендә җырчы балачакта Муса Маликов белән бер ансамбльга йөрүләрен дә сөйләгән.

«Муса Маликов миннән зуррак иде — мине аңа ияртеп җибәрәләр дә, ул мине бәйгеләрдә, концертларда «өстерәп» йөри иде. Ниндидер урыннар да алганым хәтердә. Ә Дәү әти — авылның танылган кешеләренең берсе буларак, гармунда да яхшы уйнагач бар бәйрәмнәргә чакырулы иде. Ул да мине үзе белән «өстери» иде. Нәкъ менә анда мин чын халык җырларын өйрәндем, татар моңын тыңлый идем», дип сөйли башкаручы видеода.


Фикер өстәү