«Болгар радиосы» елның «Легендар җырчы»сын билгеләде

Бүген Казанның «Пирамида» залында XI «Болгар радиосы» Милли музыкаль премиясе узды. Елдагыча, премиядә «Легендар җырчы» номинациясе бар иде.

Быел әлеге исемгә Зөһрә Сәхәбиева лаек булды. Тамашачы алдында ул «Җидегән чишмә» җырын башкарды.

Калган номинацияләр һәм җиңүчеләр исемлеген дә тәкъдим итәбез.

«Иң ямьле төркем» — «Ямьле» төркеме;
«Иң максатчан җырчы» — Альберт Вәлиуллин;
«Иң халыкчан дуэт» — Гүзәл Идрисова һәм Илназ Баһ;
«Халык мәхәббәте» — Ришат Фазлыйәхмәтов;
«Халыкчан башкару» — Зөлфирә Шәйдуллина;
«Үзенчәлекле тембр» — Марат Фәйрушин;
«Халыкчан тавыш» — Зәринә Хәсәншина;
«Легендар җырчы» — Зөһрә Сәхәбиева;
«Яңа исем» — Искәндәр Вәлиев;
«Иң максатчан дуэт» — Алсу һәм Азат Фазлыевлар;
«Күңелләргә үтеп кергән җыр» — Вадим Захаров;
«Иҗади гаилә» — Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов;
«Үзенчәлекле җырчы» — Винарис Ильегет;
«Моңлы тавыш» — Айгөл Хәернасова;
«Иң дәртле җырчы» — Рифат Зарипов;
«Иң креатив җырчы» — Марат Яруллин;
«Иң дәрәҗәле оста — Венера Ганиева;
«Иң дәртле дуэт» — Рамил һәм Рамилә Хәйретдиновлар;
«Иң ихлас дуэт» — Эльмира Гыйльфанова һәм Рафил Җәләлиев;
«Тамашачы сайлавы» — Илшат Сафин;
«Зәвыклы җырчы»- Асылъяр;
«Моң» — Филүс Каһиров;
«Иң тынгысыз дуэт» — Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар;
«Мәхәббәт җырчысы» — Раяз Фасыйхов;
«Иң романтик дуэт» — Гүзәлия һәм Артур Минһаҗев;
«Иң популяр дуэт» — Зинира һәм Ризат Рамазановлар;
«Татар җыр сәнгатенә керткән өлеше өчен» — Ришат Төхвәтуллин;
«Татар музыкасының асылын саклап, җыр сәнгатенә керткән өлеше өчен» — Зәйнәб Фәрхетдинова;
«Елның иң популяр җырчысы» — Илсөя Бәдретдинова;
«Үлмәс хит» — Салават Фәтхетдинов («Уфтанма» җыры).


Фикер өстәү