Галим Әхмәт Мазһаров: «Фән ул – канау казу гына түгел»

Фәннең кирәге бармы? Чит илләрдән кертелгән чикләүләр яңача яшәргә өйрәттеме? Техник фәннәр докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең элеккеге президенты, бу көннәрдә 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Әхмәт Мазһаров белән фәннең бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләштек.

Әхмәт Мазһарович, сез ничек уйлыйсыз, бүген фәнгә нәрсә җитми?

– Бик күп нәрсә җитми. 90 нчы елларда төрле өлкәдә эшләүче 6 мең гамәли институт бар иде. Хәзер алар 900ләп кенә калды. Башкаларын яптылар, инженерлар эшсез калды. Элек Фәннәр академиясендә, университетларның лабораторияләрендә фундаменталь эзләнүләр алып баралар иде. Шул нәтиҗәләрне гамәли институтларга бирәләр, алар, үз чиратында технологияләргә әйләндереп, заводларга тапшыра иде. Мәскәүдәге яшь җитәкчеләр (Гайдар, Чубайс һәм башкалар), гамәли институтларны бетереп, дөрес эшләдек, дип сөйләнә. Чит илләрдә, имеш, университетлардан турыдан-туры заводка чыгалар. Янәсе, безгә дә шулай эшләргә кирәк. Алай булмый ул. Мин шактый еллар Америка, Германия компанияләре белән хезмәттәшлек иттем, хәзер Иранда эшлим. Чыннан да, аларда университетлар бик көчле, лабораторияләрдә фундаменталь эзләнүләр алып баралар. Аларның нәтиҗәләрен компанияләргә җибәрәләр. Компанияләрнең фәнни-тикшеренү институтлары бар. Шул нәтиҗәләрне алар технологияләргә әйләндерәләр. Бездә Советлар Союзында шундый ук система иде. Гамәли институтларны ничек тә булса саклап калырга кирәк иде.

СССРда нефть эшкәртү буенча заводларыбыз беркемнекеннән дә ким булмады. 90 процент технологияләрне үзебез эшләдек. Хәзер заводлар төзергә көчебез калмады. Институтлар бетте, эшләргә кеше юк. Яшь белгечләр акча күп түләгән сәүдә, банк өлкәләренә, чит илләргә киттеләр, аларның кирәкләре калмады. Татарстанда галимнәрнең, институтларның күп өлеше сакланды. Чөнки 1991 елда Татарстан Фәннәр академиясе ачылды һәм ул галимнәрне саклап калды. Фәннең дәрәҗәсе Нобель премиясе лауреатлары саныннан күренә. Россиядә утыз ел эчендә бер академик Алферов лауреат булды. Аннан соң күренми, башка булмас, ахры. Россия Фәннәр академиясенең институтларын аерып, башка министрлыкка бирү дә – зур хата. Бу генералсыз армия кебек булып чыга. Институт директоры министрлыкка акча сорап барырга мәҗбүр. Кем акча бирә, шул хуҗа. Шундый көнгә калды эш. Фундаменталь фәннең бүгенге хәле мактанырлык түгел. Федераль университетлар оештыру, аларга акча, җиһаз бирү бер яхшы адым булды анысы. Аларда үсеш бар. Тик университетлар технология ясый алмый. Яңа ысуллар табып, аны технология итеп заводка чыгару өчен, гамәли институтлар кирәк.

Чит илләрдән кертелгән санкцияләр яңача яшәргә, уйларга өйрәттеме? Сез җитәкләгән Волжск углеводород чималы фәннитикшеренү институтына ихтыяҗ арттымы?

– Чикләүләр башланганчы, яңа технология, приборларның барысын да нефть-газ акчасына чит илдән сатып алдылар. Заводларга фән кирәкмәде: акча булгач, чит илдән сатып алу җайлырак иде. Хәзер читтән бернәрсә дә сатып алып булмый. Көймәнең комга терәлүе селкенергә этәргеч булды. Галимнәрнең кирәге артты: көн саен заказлар килеп тора. Түрәләр бит алар фәнне канау казуга тиңли. Ун урынына йөз көрәк балчык атсаң, бик тиз казып була дип уйлыйлар. Фәндә алай булмый. Утыз ел буе җимерелгән фәнне өч айда гына торгызу мөмкин түгел.

Ярый әле Татарстанда фән үзәкләре калды, көчле институтлар бөтенләй бетмәде. Шуңа күрә без үзебез булдырырга тырышабыз, тик барысын да тиз генә ясап булмый. Без институтка елга 2–3 яшь белгечне эшкә алабыз. Әгәр хуҗалыкка кирәк булса, фән үсә ул. Биш-ун ел көтәргә вакытыбыз юк. 3–4 ел эчендә үзебезнең фәнне аякка бастырырга кирәк. Шул уңайдан республикада зур эшләр башкарыла. Һәр зур компания («Татнефть», «КАМАЗ») үзенең фәнни үзәген төзи. Безгә аны тиз арада эшләргә кирәк. Дөрестән дә, яңача яшәргә өйрәнеп киләбез.

Сез күкертле органик химия, нефтьгаз эшкәртү, нефть, газ һәм нефть продуктларын күкертле кушылмалардан чистарту өлкәсендә бөтен дөньяга танылган күренекле галим. 4050 ел элек чиста нефть табылса, хәзер Татарстан нефте авырая. Составы үзгәреп торгач, фәндә гел эзләнмичә булмыйдыр?

– Чыннан да, элек нефть, газ тапканда, әгәр дә анда күкерт күп булса, ул ятмаларны ябып куя идек. Хәзер андый заманалар үтте. Күкерттән куркып торып булмый. Аны таба һәм эшкәртә башладылар. Киләчәктә күкертле нефть-газ артасын һәм күкерттән чистарту проблемасын аңлап, шул эшкә тотындык. Үзем белән катализатор алып кайттым. Лабораториядә шушы эшләрне башкардык. 50 ел буе күкерттән чистарту проблемасын уңышлы хәл итәбез. Үзебезгә генә түгел, чит илләргә дә булышабыз. 1993 елны нефтьне меркаптаннан чистарту технологияләре белән Американың танылган «Шеврон» компаниясе кызыксына башлый. 100 еллык тарихы булган «Шеврон» беренче тапкыр Россиядән технология сатып алды: елына 4әр миллион тонна нефть чистарта торган ике завод төзү турында карар кабул ителде. Алар 1995 һәм 1996 елларны эшләтеп жибәрелә. Моның сәбәбе исә бик гади: Казан тәкъдим иткән технология, чыннан да, үзенең гадилеге, җиңеллеге, экологик зыянсызлыгы һәм зур чыгымнар таләп итмәве белән дөньяда кулланыла торган билгеле технологияләрдән аерылып тора. Иранда 20 ел эшлибез инде. Нефть, газ, бензин чистарту буенча алты завод эшләтеп җибәрдек.

«Татнефть»нең авыр нефтен чистарту өчен, яна технология (ДМС-1МА) уйлап таптык. Ул технология буенча «Нурлатнефть» идарәсе елга 4 миллион тонна нефтьне күкертле водородтан чистарта.

Сезнең нефть һәм газ эшкәртү химиясе буенча 150ләп ачышыгыз бар. Шуның кадәр идеяләр каян килә?

– Дөрес идея килсен өчен, яхшы мәктәптә укырга кирәк. Менделеев исемендәге Мәскәү химия-технология институтында аспирантура тәмамладым. Профессор Н.Н. Лебедев фәнни мәктәбен уздым. Анда окисьлаштыру өлкәсендә эшләдем. Менә шул белемнәр нефтьнең күкертле кушылмаларына да яраклы булып чыкты. Казанга кайткач, катализатор, технологияләр уйлап табуда файдасы тиде. Бу мәктәптә укымаган булсам, мондый дәрәҗәгә ирешә алмас идем. Үзеннән-үзе галим булып булмый.

Булачак химикның төрле тәҗрибәләр уздырганда, нәрсәдер шартлаткан, кулларын пешергән чаклары да аз булмагандыр. Фән белән кызыксыну Балтач районының Сасна мәктәбендә укыганда башландымы?

– Мин сугыштан соң бик фәкыйрь авыл мәктәбендә укыдым. Анда химия лабораториясе, реактивлар, приборлар да юк иде. Мәктәп химиясе – тактада акбур белән аңлату. Авылда бакчада эшләү мөмкинлеге бар иде. Татар авылларында гомер-гомергә бәрәңге, суганнан башка берни үстермәгәннәр. Хатыннары йөккә узганда, безнең егетләр удмурт авылларыннан тозлы кыяр алып кайта иде. Биология укытучысы Мөхәммәтҗан абый Кильдиевны Кильди бабай дип йөртә идек. Ул мәктәп бакчасында теплица ясап, помидор, башка яшелчәләр үстерә башлады. Баксаң, Беренче Бөтендөнья сугышында Австриядә әсирлектә булган икән. Беренче тәҗрибәләр шул бакчада булды. Иң зур кабак, помидор үстереп, авыл хуҗалыгы күргәзмәләрендә катнаштым. Химия, биология, физикамы – фәндә уртак принциплар бар. Фәндә беренче адымнар, яңаны табу, белү агрохимия буенча бакчада ясалды.

Өйдә ике яхшы укытучым булды. Берсе – әти. Ул – мулла, Кышкар мәдрәсәсенең иң яхшы шәкерте булып саналган. Әти гарәпчә, фарсыча, төрекчә, русча сөйләшә, бераз французча сукалый иде. Астрономия, математика, тарихны яхшы белә иде. Аны мулла дип каһәрләделәр. Безнең өйдә сәкедән башка берни дә юк иде. Әти һәрвакыт Коръән, китап укыды. Хәерче авыл өендә фән беренче урында булды. Китапка булган мөнәсәбәте хәзер дә күз алдында. Икенчесе – физика-математика укытучысы Мөхәммәт абыем. Миндә шушы фәннәргә карата кызыксыну уятты. Хәзер аңа – 95 яшь. Ул Казанда яши, әле дә көн саен китапханәгә китап укырга йөри.

Сезгә Америкада эшләргә дә тәкъдимнәр булган. Чит илләрдә яши алыр идегезме?

– Чит илдә яшәр өчен яшь вакытта китәргә, анда университет бетерергә кирәк. Мәсәлән, минем ике кызым Наилә белән София, Америка, Германиядә университет тәмамлап, шунда яшиләр. 40–50 яшьтән соң читкә китүнең зарары күбрәк. Мин үз илемә, шәһәремә, милләтемә кирәклегемне тоеп яшәдем. Әгәр монда каксалар, кирәк булмасам, бәлкем, читкә китү турында да уйлаган булыр идем. Тик бу уй башыма да кереп карамады.

Туган телебезгә карата фикерләрегезне беләсе килә

– Үз телеңне белмәү – җинаять, халыкка хыянәт дигән сүз. Бала тугач, гаиләдә татарча сөйләшергә кирәк. Кызларым икесе дә Казанда татар мәктәбен тәмамлады. Алты тел беләләр! Бүген олысы София Лос-Анджелес шәһәрендә яши, 2018–2020 елларда шушы шәһәрнең мәшһүр университетына татар теле укытучысы итеп чакырдылар. Кече кызым Наилә – Австриядә. Алар да чит җирләрдә татар булып, үз үрнәкләре белән татар мәктәбенең юлларны кисмәвен, киресенчә, бүгенге дөньяда фикерле, акыллы, тырыш һәр кешегә барлык мөмкинлекләр дә бар икәнлекне исбатлап яшиләр. Бездә халык, татарча укысаң, надан калачаксың, дип уйлый. Алай түгел. Ике телне белсәң, өченчесен өйрәнү күпкә җайлырак. Бер тел генә белү – надандык. Мәскәүдә зур галим академик Роберт Нигъмәтуллин бар. Кызы – Кәримә, малае Таһир исемле аның. Таһир телен татарча ачты. Бөгелмәдән бер авыз русча белмәгән татар әбисен алып килделәр, ул няня булды. Аңа карап Таһир да, Кәримә дә беркемнән дә ким түгел. Галимнең ике баласы да татарча да, русча да, инглиз һәм башкорт телләрендә дә сөйләшәләр. Үзләре – зур галимнәр. Туган телне белү – хәзинә ул. Без Роберт белән һәрвакыт мөнбәрләрдән, туган телне белергә кирәк, дип әйтеп килдек. Зур җыелышларда хәзер мин, балаларыгызны татарча өйрәтегез, дип сөйлим. Чит илгә чыккач, бөтен җирдә дә татарча сөйләшәм. Бөтен капкалар ачык.

Тормышыгызда тайпылышсыз үтәлә торган кагыйдәләр бармы?

– Ялкау булмаска, бер минутны да әрәм итмәскә! Безгә әти шуны сеңдерде. Һәр минутта белемне, сәламәтлегеңне арттыру өчен эшләргә кирәк.

Сезгә күптән түгел 80 яшь тулды. Күз тимәсен, сез сиксәндә дә төз гәүдәле, яшь күренәсез, егетләр кебек әле. Сере нәрсәдә?

– Сере бик гади – хәрәкәттә, сәламәтлекнең кадерен аңлауда. Гомер буе чаңгы шудым, байдаркада йөздем. Хәзер дә көн саен җәяү йөрим. Тәмәке тартмадым. Бары шул гына.

Әңгәмәдәш – Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү