5 яшьлек Шәүкәт: «Ә минем сеңлекәш кайда, ник бирмәделәр?»

Баҗайның кызы Лилия бала тапкач, аңа Шәүкәт дип исем куштылар. Бүгенге заман өчен бу исем көтелмәгәнрәк, «мода»дан арта калган кебек тоелды. Үзем ят итмәдем бу исемне, чөнки тормыш юлымда Шәүкәтләр күп очрады, барысы да яхшы кешеләр иде. Заманында шактый ук дәрәҗәдә якыннан аралашкан шагыйребез Шәүкәт ага Галиев үзе генә дә ни тора! Хатынның җизнәсе дә Шәүкәт исемле иде. Аңа Елховай халкы гел «әзи» дип эндәште. Биредә «әзи» дип бик хөрмәтле кешегә эндәшәләр һәм мондый хөрмәт Риман абзагызга да тәтеде.

Кыскасы, Лилиянең баласын да «әзи» дип йөртә башладым. Шәүкәт әзигә хәзер  биш яшь, мин «әзи» дигәч, әй, елмаеп җибәргән була сабый. Акыллы, төпле, мөстәкыйль егет үсеп килә бу нәселдә. Артык берни сорамас, көйсезләнмәс, әтисе Илнар нидер эшли башласа, янына барып шундук булыша башлар Шәүкәт әзи. Әти-әнисе беркайчан да: «Кит әле, бар, аяк астында чуалма», – димәс. Киресенчә: «Ай, улым, маладис!» – дип кенә торырлар. Бик тиз кул астына керде Шәүкәт әзи, әтисенә ияреп, хәтта, репетицияләргә дә йөри. Илнар заводта эшли һәм шул ук вакытта төрле тамашалар, юбилейлар да алып бара. Ә тамада җырлый да, бии дә белергә тиеш бит инде, шуңа күрә талантын чарлар өчен репетицияләргә йөри һәм әзине дә үзе белән ала.

Яңа гына бер шатлыклы хәбәр ишеттем. Лилиябез икенче балага йөкле икән. Беркөнне хатын-кызлар консультациясенә барганнар болар. Балаларның бар соравы «нигә?», «ни өчен» бит инде. Шәүкәт әзи дә: «Ә нигә барабыз анда?» – дигән. Лилия: «Синең сеңлекәшне карарга», – ди икән.

Барганнар болар. Лилия табибка кереп чыккан. Ә Шәүкәт: «Ә минем сеңлекәш кайда, ник бирмәделәр?» – дип сораган да, елап та җибәргән. Лилия ничек дип җавап бирергә дә аптыраган. Биш яшьлек балага: «Синең сеңлекәш әле минем карында гына, аны УЗИ аша гына күрсәттеләр», – дип әйтә алмый бит инде. Әйтсә дә, Шәүкәт әзи берни дә аңламаячак. «Соңрак алып кайтырбыз, аны табиб бүген бирмәде әле», – дигән булган үзе. Ә Шәүкәт: «Соңрак кайчан була инде ул? Табибтан үзем сорап карыйм әле, әни, может миңа бирерләр», – дип тарткалаша башлаган. Юл буе күз яшьләре белән елап кайткан сабый. «Сеңлекәшне кайчан алып кайтабыз?» – дип әти-әнисен көн саен тинтерәтә икән. Белмим инде, бу бала көйсезләнүе генәме, әллә башка нәрсәме? Элек балалар авызыннан: «Миңа энекәш кирәк, сеңлекәш кирәк!» – дигән сүзләр чыкмый иде кебек. Чөнки сугыштан соңгы авыр елларда да гаиләләр шактый иде. Элек өч балалы гаилә сәеррәк хәл кебек кабул ителсә, хәзер андыйлар турында гаҗәпләнеп сөйлибез. Демографик вазгыять өчен борчылабыз. Шәүкәт әзи, әлбәттә инде, болар турында уйлый белми, әмма үзенә иптәш кирәклеген күңеле белән сизенә кебек.

Гаилә кору, өй тутырып балалар үстерү, бәлки, безгә геннардан килә торган язылмаган бер кагыйдә, закондыр. Элек «бала кирәкме, ничә кирәк?» кебек уйлар берәүнең дә башына кереп карамагандыр. Хатыннар йөккә узган да тапкан. Элек корсак төшерү дигәннәре дә юк иде кебек. Бәлки, медицина ягыннан караганда аның мөмкинлеге дә булмагандыр. Әмма, мин, мәсәлән, авыл кешеләренең корсак төшерүне зур гөнаһка, хәтта җан кыюга санап сөйләгәннәрен хәтерлим әле. Фәлән авылда фәлән хатынның корсак төшерүе җинаять саналды.

Бүген халык саны кимү, халык санын алу нәтиҗәләре турында сүзләр куерды. Күп кенә халыклар, шул исәптән без – татарлар да кимегәнбез икән бит! Моңа ышанасы да килми. Күп кенә танышларыма шалтыратып чыктым, халык саны алучыларны күрмәдек, диләр. Булган кешене «юк» дип язу да җан кыю түгел микән дип тә уйлап куям. Бит илдә күпме халык, ничә милләт яшәвенә карап идеология барлыкка килә, дәүләт сәясәте алып барыла. Ирексездән, Шәүкәт әзи кебек: «Сеңлекәшем кайда?» – дип кычкырасым килеп китә.

Лилия аңа сеңлекәш, энекәшләр тапсын, гаиләләре ишле булсын, бер-бере белән җитәкләшеп үссеннәр. Гаилә, классик әйтмешли, җәмгыятьнең күзәнәге. Ә мин үземнән: «Гаилә – милләтнең киләчәге», – дип тә өстәр идем.

Ә башыма шундый уйлар керткән өчен Шәүкәт әзигә рәхмәт!

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү