Ике сабыен суга батырган ана:  «Балаларымның ятим үсүләрен теләмәдем…»

Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда узган ел үз баласы гомерен  куркыныч астына кую буенча 18 җинаять эше каралган. Шундыйларның җидесе яңа туган  сабыйның гомерен өзгәннән соң, үз-үзенә кул салган, 5 яшь ана Россия Федерациясе Җинаять кодексының 105 нче маддәсе нигезендә озак елларга ирегеннән мәхрүм ителгән.

Дәва җитми сырхау үтми

Элегрәк алай түгел иде бугай. Хәзер көндәлек тормышта берсеннән-берсе хәтәррәк хәлләр турында ешрак ишетәбез. Шушы арада гына  Казанда яшәүче Екатерина исемле хатын – дүрт бала анасының – яшь ярымлык кызын мендәр белән каплап үтерүе турында хәбәр килеп иреште. Икенче бер хатын-кыз исерек килеш баласына пычак кадаган.  Шуннан соң, үз-үзенә кул салмакчы була, ләкин үләсе килмичә, баудан арына.

Башкаланың Воровский урамында яшәүче 27 яшьлек хатын алты айлык улы  вафат булганнан соң, төрле сихер, ырымнар, бозымнар белән мавыгып китә. Чиркәүгә йөри башлый. «Ходай ничә бала бирсә, шулкадәр табачакмын», – дип, үз алдына максат куя. Берсеннән-берсе кечкенә өч бала анасы, 2 яшьлек кызын ни өчен үтерергә теләве турындагы сорауга: «Күктән шундый фәрман  килде», – дип җавап бирә. Җан ачысы белән кычкырган бала тавышына  күршеләре кермәгән булса, фаҗига тагын да аяныч төс алган булыр иде, ди полиция хезмәткәрләре.

Гаилә психологы Людмила Овчинникова әйтүенчә, хатын-кызларның мондый куркыныч адымга баруының сәбәпләре күп төрле. Бала тудырганнан соң, организмның катлаулы стресска дучар булуы, тормыш кыенлыклары нәтиҗәсендә төшенкелеккә бирелү, очраклы ир-аттан бала табу һәм башка төрле аяныч хәлләрнең  нәтиҗәсе инде бу.

«Эчкечеклеккә бәйле рәвештә хатын-кызның үз-үзен тотышында барлыкка килгән агрессия соңгы вакытларда аеруча куркыныч төс ала», – ди психолог.

Белгеч фикеренчә, йөкле хатын-кызларның байтагы үзенең депрессия кичерү сәбәпләренә игътибар итеп җиткерми, борчу-гозерләре белән табибларга мөрәҗәгать итәргә кыенсына. Кайбер яшь аналар, үз халәтен вакытлыча күренешкә санап, үтәр әле дип тә өметләнә.

–  Ялгыз калган хатыннарда депрессия күренешләре аеруча еш кабатлана. Шуңа, яңарак бәби тапканнарга  карата якыннары, туганнары, дуслары игътибарлырак булса иде. Бала табучы һәр хатын-кызга психологлар белән профилактик әңгәмәләр узу да комачау итмәс иде, – ди Людмила Овчинникова.

Чибәр генә түгел, бәхетле бул

Нурлат шәһәрендә туып-үскән 25 яшьлек Лилия Солтанованың ни сәбәпле шундый адымга баруын һичничек аңлап та, аңлатып та булмый. Аны якыннан белүчеләр дә аптырашта. Табигатьтән бирелгән чибәрлегенә күпләр көнләшерлек. Гомеренең һәр көненә шатланып, үзен һәм якыннарын сөендереп яшисе дә яшисе генә дә бит. Юк шул. Ике улын – дүрт яшьлек Роберт һәм ике яшьлек Данисны үтерүдә  гаепләнеп, ул алдагы гомерен гомуми режимлы төзәтү колониясендә үткәрәчәк. Сабыйларын явызларча үтергән өчен, тимер рәшәткә артында да үзен белгәннәрнең нәфрәтен тоеп яшәячәк. Андыйларның төрмәдән чыкканнан соң да рәтле-башлы яшәүчеләре сирәк.

Нурлат шәһәрендә булганда, элек Лилия Солтанова яшәгән йортны махсус эзләп бардым. Биредә аны яхшы хәтерлиләр. Хәтерләми ни… Әти-әнисенең юллары аерылгач, сигез яшеннән башлап, мәктәпне тәмамлаганчы дәү әнисе тәрбиясендә яши ул. Әтисе дә, әнисе дә   баланы үз гаиләләренә сыйдырырга теләмәгән. Күршеләре әйтүенчә, Лилиянең әтисе баласы барлыгын әнисе вафатыннан соң гына искә төшергән. Анда да мираска калган малны бүлешү өчен…

Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан университетына укырга керүен дә, атна саен диярлек үзен тәрбияләп үстергән дәү әнисе янына кунакка кайтып йөрүен дә яхшы хәтерлиләр.

Әти-әнисе исән-сау булып та, кызларының язмышы белән әллә ни кызыксынмавы, бердәнбер якын кешесе – дәү әнисенең үлеме аның йөрәгендә эзсез үтмәгән, күрәсең. Тормышында кемгә дә булса таянасы, ягымлы сүзләр ишетәсе дә килгәндер. Өченче курста укыганда, Лилиянең үзеннән 16 яшькә өлкәнрәк ир-атка гашыйк булуы, упкынга очкан сыман язмыш кочагына ташлануы шул хәлләрнең дә кайтавазы булгандыр, бәлки.

Лилиянең үзеннән өлкән ир-ат белән әледән-әле рестораннарда типтерүе, укуга бөтенләй сүрелүе үзенкен итә. Өченче курсның икенче яртыеллыгында имтиханнарын бирә алмавы аркасында, аны университеттан читләштерәләр. Матур киләчәк вәгъдә иткән ир исә, Лилиянең бәби көтүен белгәч, суга төшкәндәй юкка чыга. Полиция аша эзләтеп караулар да нәтиҗә бирми.

Авыз пешкәч, өреп кабасы

Казан кадәр Казанда торыр урыны, барып сыеныр кешесе булмаган килеш ялгызы калгач, ниләр кичергәнен Лилия үзе генә белгәндер. Эшкә урнашмакчы булып, әле теге, әле бу оешмага мөрәҗәгать итеп карый. Файдасыз. Авырлы хатын-кызны, мең төрле сәбәп табып, кире боралар.

Казан буенча каңгырап йөри торгач, әтисенең бертуган абыйсын эзләп таба. Аның ярдәме белән  автосервиска эшкә урнаша. Абыйсының танышлары вакытлыча яшәр өчен бүлмә табышырга да ярдәм итә.

Тормышы җайлана төшкәч, Лилия, үз ялгышларыннан тиешле нәтиҗә ясап, киләчәк турында хыялланып яши башлый. Читтән торып университетта укуын дәвам иттерә.

25 яшьлек чибәр ханым белән танышырга теләүчеләр дә аз булмый, билгеле. Шундыйларның берсе – Илдус исемле эшмәкәр егет – аеруча үҗәтлек күрсәтә. Көн саен диярлек чәчәк букеты күтәреп, эштән каршылый. Улы барлыгы да киртә булмый. Киресенчә, нәкъ менә кечкенә Робертның Илдус абыйсына тартылуы, аның көчле кулларында мәтәлчек атынырга яратуы ике араны тагын да якынайткан булса кирәк.

Илдус белән Лилиянең туе сагынып искә алырлык үтә. Илдусның әти-әнисе, күпсанлы туганнары, дуслары чибәр Лилияне үз туганнарыдай якын итеп, тату гаиләгә кабул итә.

Тормышының Илдус белән бергә булган өлешен Лилия күз яшьләре белән искә ала. Матур гаиләдә нур өстенә нур булып уртак балалары Данис дөньяга аваз сала. «Илдуска кияүгә чыгуына Лилиянең беркайчан да үкенгәне булмады», – дип искә ала туганнары.

 Атта да бар, тәртәдә дә

Бу дөньяда бик матур гаилә корып яшәүчеләрне дә чыгырыннан чыгаручы көч бар. Ул – көнләшү чире. Ир яки хатын күңеленә шик кердеме – яман чир сыман, иң изге хисләрне дә юкка чыгара торган көч ул.

Лилия белән Илдус арасына да шундый чир кереп оялаган булса кирәк. Уртак балалары булу да комачау итмәгән. Моңа кайсы күбрәк гаепле – хәзер инде ачык итеп әйтү дә кыен. Берничә томга тупланган тикшерү материалларыннан күренгәнчә, гаеп атта да, тәртәдә дә бар бугай.

Эшмәкәр буларак еш кына Россиянең башка шәһәрләренә командировкаларга йөрүче Илдус, Лилиягә гашыйк булып, матур гаилә корса да, чәчәктән чәчәккә кунып йөрүче күбәләк сыман, электән калган гадәтен өйләнгәч тә ташламаган, күрәсең. Ике баласын карап, өйдә утыручы хатын-кыз күңеле андый хәлне сизми каламы соң? Баштарак дәшми Лилия. Очраклы хәлдер, дип үз-үзен юата. Әмма командировкага киткән ирен Казанда башка хатын-кыз белән күрүчеләр сүзенә дә колак салмый булмый. Мондый хәлләр ешайганнан-ешая. Тәмам түземе беткән Лилия ире белән ачыктан-ачык сөйләшеп тә карый, күз яшьләренең дә файдасы тими. Илдус кулын гына селти. Бераз басылып торгандай була да, кичләрен соңарып яисә бөтенләй кайтмыйча калулар кабатлана башлый. Ә көннәрнең берендә Илдус хатынына үзенең башканы очратуы турында белдерә.

Ул чакларда Лилиянең хәленә кереп, төпле киңәш бирүче, кулдан килгәнчә ярдәм итүче булса, мондый фаҗига, бәлки, булмас та иде. Соңгы вакытларда керемен югалткан ире дә ике арадагы күңелсез хәлләрдән соң, гаиләсенә бөтенләй диярлек ярдәм итми башлый. Ачлы-туклы тормыш үзенекен итә. Лилиянең киләчәк тормышка өмете сүрелә башлый. Яшь ананың уллары Роберт белән Данисны кочаклап, ире кайтуга өмет итеп, тәрәзә каршында  таңга кадәр елап чыккан чаклары ешая. Әледән-әле кулына шешә алуы да хәлен җиңеләйтми.

Чуан тула-тула да  тишелә. Октябрьнең салкын бер кичендә Казанның Совет районы эчке эшләр бүлегенә шалтыратып, күршеләре Лилиянең ике баласын ваннада юындырган вакытта суга батырып үтерүен хәбәр итәләр. Тикшерүчеләргә ул үзенең бу гамәлен: «Балаларымның ятим үсүләрен теләмәдем», – дип аңлата.

Татарстан Югары Судының Җинаять эшләре буенча суд коллегиясе Лилия Исмәгыйль кызы Солтанованы уллары – дүрт яшьлек Роберт һәм ике яшьлек Данисның гомерен өзүдә гаепле дип табып, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 105 нче маддәсе нигезендә 20 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды.

 Камил Сәгъдәтшин

 

 

 


Фикер өстәү