Газетага язылу

Студентлар Мисырда атом электростанциясе төзергә ярдәм итә

Мисырда атом электростанциясе төзергә, Камчаткада балык тоту тармагында эшләргә, «Алабуга» икътисадый зонасында тәҗрибә тупларга. Алар төрле эшкә курыкмыйча алына һәм сынатмый. Сүзебез – студентлар хезмәт отрядлары турында. 2026 елда Татарстанда студентлар хезмәт отрядлары системасы аша барлыгы 15 меңләп кеше эшкә урнаштырылачак. Бүгенгә вакытлыча эш белән 5 меңләп студент тәэмин ителгән.

Студентлар Мисырда атом электростанциясе төзергә ярдәм итә

Россия көнендә, 12 июньдә, Казанда Россия студентлар хезмәт отрядларының өченче хезмәт семестры тантаналы рәвештә ачылачак. Бу хакта Татарстан Студентлар хезмәт отрядларының республика үзәге директоры Василий Ислаев сөйләде.

 

– Иртәгә бездә бәйрәм – Россия көне. Инде 15 елдан артык бу көнне без өченче хезмәт семестры ачылуын билгеләп үтәбез. Беренче тапкыр семестр Мәскәүдә түгел, ә Казанда ачыла, – дип аңлатты ул. Аның сүзләренә караганда, «Алабуга» икътисадый зонасында гына да 571 студент эшләячәк. Моннан тыш Татарстан предприятиеләрендә эшләргә Россиянең 35 төбәгеннән 3 мең студент килер дип көтелә.

 

– Алар беренче чиратта КАМАЗ заводында, «Алабуга» икътисадый зонасында һәм Әлмәттә «Альмедик» Бөтенроссия студентлар медицина проектында катнашачак. Шунысы куандыра: соңгы 5 елда безгә килеп эшләп караган 800 ләп студент укуларын тәмамлаганнан соң яшәргә Татарстанга күченгән. Тулаем алганда, студентлар төзелештә, сервиста, җитештерү цехларында һәм башка юнәлешләрдә эшли, – диде Василий Ислаев.

 

Татарстан студентлары исә чит илгә барып эшләүдән дә курыкмый. Быел хезмәт отрядлары хәрәкәтенең тугыз вәкиле җәй көне Мисырда «Эль-Дабаа» атом электростанциясен төзүгә китәчәк. Моннан тыш Казан энергетика университетының 10 студенты Белоруссиягә Брест хәрби-патриотик үзәген төзергә барачак. «Минск» трактор заводында исә Казан дәүләт аграр университеты студентлары эшләргә җыена. Спикер сүзләренчә, 411 студент җәй көне Россиянең төрле төбәкләрендә, шул исәптән Камчаткада хезмәт куячак. Россия студентлар отрядларының Үзәк штабы командиры Ярослав Зубащенко сөйләвенчә, быел беренче тапкыр 1 меңнән артык студент Мәскәү–Санкт-Петербург югары тизлекле тимер юл магистрален төзүдә катнаша алачак.

 

– Быел студент отрядлары арасында халыкара хезмәттәшлеккә өстенлек бирәбез. Пулково аэропортында гамәлгә ашырыла торган «Взлетная полоса» сервис проектында эшләү өчен Белоруссия һәм Кыргызстан укучылары килә. Ә Россиянең 18 төбәгеннән студентлар Мисыр, Төркия, Бангладеш, Һиндстан һәм Венгрия кебек илләрдә эшләячәк. Бу илләргә студентлар бары тик конкурс нәтиҗәләре буенча гына сайлап алына. Беренче ел студент отрядына килүчеләрне атом электростанциясен төзүгә җибәрмибез, аларның бер ел ил эчендә эшләү тәҗрибәләре булырга тиеш, – диде Ярослав Зубащенко.

 

Шуны да әйтергә кирәк: быелгы җәйге чорда Татарстанның студентлар хезмәт отрядлары 14–17 яшьлек 3,9 меңнән артык укучыны эш белән тәэмин итәргә әзерләнә. Республика буенча беренче тапкыр оештырыла торган масштаблы программа кысасында үсмерләр төрле юнәлешләрдә үз көчләрен сынап карый алачак.

 

Яшь хезмәткәрләрнең вазыйфалары шактый күптөрле булачак. Аларга территорияләрне төзекләндерүдә катнашырга, шәһәр урамнарын тәртиптә тотарга, администратор ярдәмчеләре булып эшләргә, шулай ук ишегалды лагерьларында аниматорлар сыйфатында балаларны сөендерергә туры киләчәк.

 

Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров ассызыклаганча, төп бурыч – акча эшләү генә түгел, ә файдалы гамәли тәҗрибә туплау. «Безнең өчен балаларга укуда да, олы тормышта да кирәк булачак күнекмәләр бирү мөһим», – дип билгеләде ул.

 

– Едан-ел студентлар һәм яшүсмерләр эшли ала торган юнәлешләр санын арттырабыз. Яшүсмерләрнең хезмәт хакы – яшенә, эшләгән сәгатьләр санына һәм эш төренә карап, аена 8 меңнән 40 мең сумга кадәр, – диде министр.

 

Ә студентларның хезмәт хаклары объектка һәм эшнең катлаулылыгына бәйле. Эш хакы аена 35–45 мең сумнан башлана. Бүгенгә Төзелеш һәм җитештерү юнәлешләре иң табышлы булып кала. Мәсәлән, «Алабуга» икътисадый зонасында хезмәт проектларында яшьләр композит предприятиесендә аена 150 мең сумга якын акча эшли, ә төзелештә 200 меңнән артык.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре