Миңнеханов яңадан «Татнефтехиминвест-холдинг»ның директорлар советы рәисе итеп сайланды

Бүген ТР Хөкүмәте йортында акционерларның еллык җыелышыннан соң «Татнефтехиминвест-холдинг» директорлар советының беренче утырышы узды. Анда киләсе елга холдингның директорлар советы рәисен, секретарен һәм генераль директорын сайладылар.

«Хөрмәтле директорлар советы әгъзалары, безгә «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ директорлар советы рәисен сайлау турындагы мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Рөстәм Нургали улы Миңнехановны сайларга тәкъдим итәм», — дип мөрәҗәгать итте утырышта катнашучыларга ТР Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов. Ул барысын да фикерен әйтергә һәм кандидатураны хупларга чакырды.

Әлеге тәкъдимне утырышта катнашучылар бертавыштан кабул итте. «Рәхмәт, бергәләп эшләячәкбез», — диде Татарстан Рәисе.

Шуннан соң утырышта катнашучылар холдинг секретарен сайлауга күчте. «Вәлиева Резеда Рүзәл кызын секретарь итеп сайларга тәкъдим итәм. Әгәр башка кандидатуралар юк икән, аның өчен тавыш бирергә чакырам», — дип тәкъдим итте Рөстәм Миңнеханов. Резеда Вәлиеваны да бертавыштан сайладылар.

Холдингның генераль директорын сайлау көн тәртибендәге өченче мәсьәлә иде. Миңнеханов холдингны аңа нигез салынганнан, 1994 елдан бирле җитәкләүче Рафинат Яруллинны тәкъдим итте. Алдагы кандидатуралар кебек үк, Рафинат Яруллинны да бу вазифага бертавыштан сайлап куйдылар.

 


Фикер өстәү