Кәрим Тинчурин театрында премьера. Ертык җилкәннәр

Рокыя – телсез, сәхнә – бер үк вакытта фатир да, поезд да, бертуктаусыз әйләнеп торган вакыйгалар күчәре дә. Тинчурин театры сезон ябылышы уңаеннан, гадәттәгечә, яңа спектакль чыгарды. Театр труппасы Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр»ен сәхнәләштерде. Көлдерми торган комедия итеп.

Тарих. «Җилкәнсезләр»не Кәрим Тинчурин язып кына калмыйча, үзе сәхнәгә чыгара, уйный да. 1958 елда әлеге әсәрне Ширияздан Сарымсаков сәхнәләштерә. Пьесаны 2004 елда Тинчурин театрында да уйныйлар. 2016 елда «Җилкәнсезләр»не Камал театрында куялар. 2018 елда әлеге спектакль репертуардан алына.

Камалда куелганының «Киләчәк турында хатирә» дигән өстәмә исеме дә бар иде әле. Хәер, Тинчуриндагы премьераны карагач та, бар да һаман шул, бу сүзләрне аларга да кулланып була икән дигән фикергә киләсең. Ә бит әсәрдә сүз 1910–1925 еллар, шул чорның яшен тизлегедәй үзгәреп торган вакыйгалары турында бара.

Тамаша. «Җилкәнсезләр» – интерактив спектакль. Ягъни биредә тамашачы –да азмы-күпме актер. Тамашачылар, артистлар белән бергә, ике сәгатькә шул чорның үзгәрешләре боҗрасында кала. Спектакль алдыннан: «Урыннардан тору, чыгып китү тыела», – дип юкка гына кисәтмиләр инде, димәк. Чөнки тамашадагы хәлләрдән тиз генә котылам димә. Үзгәрешләрдән качып китеп тә, күзне йомып, күрмәмешкә салышып та булмый. Сәхнәдә артистлар тудырган образлар качарга, китәргә тырышса да.

Тамашачы спектакльдә күзәтүче буларак кына түгел, катнашу өчен дә кирәк. Әйтик, тамашада байлардан акча сорау өлеше бар. Мисбах хаҗи (Зөфәр Харисов): «Безне генә саварга димәгән…» – дип, халыктан да, ягъни тамашачыдан да акча җыярга өнди. Сүз уңаеннан, «милләт файдасына» дигән «банк»ка акча салучылар булды залда. «Җилкәнсезләр»нең режиссеры Туфан Имаметдинов, уенын-чынын бергә кушып, җыелган акчаның чынлап та «милләт файдасына» тотылачагына ышандырды.

Спектакльдә образлар күзгә күренеп, вакыйгалар куерган саен, үзгәрә. Әллә кем булган байлар (Ирек Хафизов, Зөфәр Харисов) яңа җәмгыятьтә бөлә, белемле, зыялы яшьләрнең (Илнур Байназаров) зур җирләрдә алган белемнәре бу җәмгыять өчен ят, төптәгеләр, бер мәртәбә акча тәмен татый алганнар (Рөстәм Гайзуллин) – алгы сафта. Турысын бәреп әйтә торган Рокыя (Венера Низамова) гына үзгәрми. Сүз уңаеннан, режиссер аны сәхнәгә телсез итеп чыгара. Ул ишарәләр белән генә аралаша. Аның: «Һаман сүз, күмер юк, күмер кирәк!», «Телеңне ломбардка салдың әллә?», «Кая синең хөрриятең, иттифагың? Кая милли шураң? Кая халкың? Дәүләтең? Телең?» дип «кычкырулары» бигрәк тә күңелгә тия. Телсез кызның җан авазы ныграк ишетелә спектакльдә. Сорауларга җавап кына юк… Ә сәхнә әйләнә. Тормышның үзе кебек. Түгәрәкнең очы-кырые юк бит. Димәк, бар да кабатлана…

Туфан Имаметдинов, Тинчурин театры баш режиссеры:

– «Җилкәнсезләр»дә гаҗәеп чор сурәтләнә. Һәр иртәдә яңа илдә уянасың сыман. Хәзер дә шулай бит. Бер нәрсәгә дә ышанып булмый. «Җилкәнсезләр»дә дә – шул ук хәл. Әйтик, анда Мисбах Батырханга ышанмый. Геройлар үзен ничек тотарга белми. Билгесезлек. Тинчурин да теләгән бөтен нәрсәсен яза алмагандыр. Шуңа аның баш герое – Батырхан – бер үк вакытта драматик образ һәм аферист та.

Ирек Хафизов (Нуретдин ролен башкара):

– «Җилкәнсезләр» – Кәрим Тинчуринның үлмәс әсәре. Безнең аңа кире әйләнеп кайтуыбыз юкка түгел. Әсәр бүгенге вазгыятькә аваздаш. Спектакльдә элеккеге татар байлары, зыялыларның нинди эшләр башкарып йөргәнен күрәчәксез. Образымның характерына килсәк, бәлки, Нуретдинның сыйфатлары Иректә дә бардыр. Тормышта сөйкемле генә күренсәм дә, усаллана да беләм.

Артем Пискунов (Батырхан ролен башкара):

– «Җилкәнсезләр» – бөек әсәр, Тинчуринның иң көчле пьесаларының берсе. Ул һәрвакыт актуаль булачак. Милләт мәсьәләсе, кешеләрнең тарихи вакыйгаларга баш имәве һәм баш июе, елгага каршы йөзүе яисә елга белән бергә агуы турында ул. Татар халкы өчен милләт проблемасы һәрвакыт беренче урында булды.  «Җилкәнсезләр»не төрле жанрда куярга була. Еллар буе казынсаң да, әллә ниләр чыгарырга мөмкиндер аннан. Камал театры бу әсәрне үзенчә күргәндер, бездә куелганы – башкача. Әсәрдә икенче пландагы рольләр юк. Барысы да – язмышлар. Һәр образ – халыкның бер пласты.

Чулпан Гарифуллина

Фото: «Татар-информ»


Фикер өстәү