30 июнь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара астероид көне

Халыкара астероид көне (Asteroid Day) БМО Генераль Ассамблеясенең 2016 елның 6 декабрендәге резолюциясе белән гамәлгә кертелде. Бу көн «җәмәгатьчелеккә астероидлар белән бәрелешү куркынычы турында хәбәрдарлыкныарттыру максаты белән» игълан ителә.

Бу космик бәйрәмне ел саен 30 июньдә «Себер Тунгус феномены» булган  көнне билгеләп үтәргә карар кылалар. 1908 елның бу көнендә Җир белән Тунгус метеориты бәрелешә. Аның шартлавын водород бомбасы шартлавы белән чагыштыралар. 2000 кв километр территориядәагачлар ава, хайваннар үлә, кешеләр зыян күрә. Әмма тикшерүчеләр, галимнәр һәм энтузиастлар әлегә кадәр бу вакыйга буенча бердәм фикергә килә алмый.

Халыкара парламентаризм көне

БМОның истәлекле датасы 2018 елның маенда оешманың Генераль Ассамблеясе резолюциясе белән билгеләнә. Аның идеясе 2017 елның октябрендә Санкт-Петербургта узган Парламентараберлекнең 137 нче Ассамблеясендә тәкъдим ителә. Халыкара парламентаризм көне 1889 елның 30 июнендә узган Парламентара берлекнең беренче утырышы хөрмәтенә билгеләнә.

Россия Юстиция министрлыгының җинаять-башкарма системасын саклау хезмәте хезмәткәре көне

Һөнәри бәйрәм Федераль җәзаларны үтәтү хезмәте боерыгы белән 2008 елда билгеләнә. 30 июнь (1994 ел) Җинаять-башкарма системасын саклау хезмәтенә мөстәкыйль бүлекчә буларак нигез салынган дата.

«Союз-11» фаҗигасе

1971 елның 30 июнендә «Союз-11» космик корабының экипажы (Владислав Волков, Георгий Добровольский, Виктор Пацаев) Җиргә кайтканда һәлак була.

«Союз-11» корабы дөньядагы беренче пилотлы «Салют-1» орбиталь станциясенә тоташа, экипажкүп кенә фәнни тәҗрибәләр ясый. Фаҗига Җиргә кайтканда була. Соңыннан дәүләт комиссиясенең тикшерүе нәтиҗәсендә һәлакәткә техник җитешсезлек китергәне ачыклана.  Кабинаны тышкы тирәлек белән тоташтыручы сулыш вентиляциясе клапаны кинәт кенә ачыла. Төшерү аппаратындагы басым кинәт төшә, космонавтлар аңын югалталар һәм клапанны яба алмыйлар. Бу фаҗигадән соң космоска очучылар һәм кайтучылар мәҗбүри рәвештә скафандр кия башлыйлар.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү