Банк хезмәткәрләре көне
Россия финанс-кредит оешмаларының барлык хезмәткәрләренең рәсми булмаган бәйрәме 10 ел элек гамәлгә керә. 1990 елның 2 декабрендә «Россия Федерациясе Үзәк Банкы (Россия Банкы) турында»гы һәм «Банклар һәм банк эшчәнлеге турында»гы федераль законнар кабул ителә, алар заманча банк системасын формалаштыруга нигез сала.
Россиядә банк системасы тарихы 1733 елда императрица Анна Иоанновнаның «Монетконторасыннан акча займы кагыйдәләре турында»гы указыннан башлана. 1754 елда императрица Елизавета Петровна күрсәтмәсе буенча Петербургта һәм Мәскәүдә Дворян заем банклары, шулай ук Петербургта Купеческий банклары ачыла. Алар дворяннарга һәм сәүдәгәрләргә кредитлар бирә. 1786 елда алар таркалган, ә аларның базасында Дәүләт заем банкы булдырыла.
Халыкара коллыкны гамәлдән чыгару өчен көрәш көне
БМОның 1985 елда гамәлгә кертелгәнистәлекле көне. 1949 елның 2 декабрендәоешманың Генераль Ассамблеясе кешеләр белән сәүдә итүгә һәм фахишәлеккә каршы көрәш турында Конвенция кабул итә.
Халыкара хезмәт оешмасы мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта дөньяда 40 миллионнан артык кеше коллыкның төрле формаларындакорбан булып исәпләнә.
32 ел элек (1990) беренче коммерцияле космик очыш башкарыла
Байконур космодромыннан совет космонавтлары Виктор Афанасьев, Муса Манаровһәм япон журналисты Акияма Тоёхиро белән «Союз ТМ-11» космик корабле җибәрелә. Үзенең космонавтын җир яны орбитасына җибәрү өчен Япония 27 миллион доллар тирәсе түләгән. АкиямаТоёхиро космоста булып кайткан беренче япон һәм беренче журналист була.
51 ел элек (1971) «Марс-3» Совет автоматик планетаара станциясе Марс өслегенә утыра
Станция кызыл планета өстенә төшкән беренче космик аппарат булды.
«Марс-3» Байконур космодромыннан 1971 елның 28 маенда «Протон-К» ракета-йөртүчесеярдәме белән җибәрелә. 60 миллион километр озынлыктагы юлны станция 6 ай эчендә уза.
«Марс-3» мәгълүматларын тапшыруны утырганнан соң 1,5 минуттан башлый, тик ул 14,5 секундтан соң туктала. Сәбәбе итеп орбиталь станция антенналары белән элемтә югалуны атыйлар.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat