Башка кешенең шәхси мәгълүматларын законсыз рәвештә саклау шәхси мәгълүматларны яклау турындагы законнарны бозу булып санала. Әгәр телефон югала, урлана яки хакерлар кулына эләгә икән, башка кешеләрнең документлары өчен җаваплылык сезгә йөкләнеләчәк.
Моннан тыш, әлеге мәгълүматлардан файдаланып, мошенниклар кредитлар рәсмиләштерергә, ялган килешүләр төзергә яки башка хокук бозу гамәлләрен башкарырга мөмкин.
Нәрсә эшләргә кирәк?
· Кирәк булмаган документларны телефоннан, мессенджерлардан бетерергә;
· Башка кешеләрнең шәхси мәгълүматларын үз гаджетыңда сакламаска;
· Әгәр документ вакытлыча кирәк булса, аны саклау өчен ышанычлы, шифрланган саклагыч кулланырга һәм тиз арада бетерергә.
Һәр кеше үз шәхси мәгълүматларының иминлегенә хокуклы. Башка кешеләрнең документларын саклау — аларның хокукларын бозу гына түгел, ә үзегез өчен дә җитди хокукый җаваплылык тудыручы гамәл.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез