Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карары проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.
Ракета һәм дрон һөҗүмнәреннән һәлак булганнарның туганнарына бер тапкыр түләү һәр һәлак булучыга 2 млн сумга тигез булачак.
Сәламәтлегенә авыр яки уртача зыян күргән гражданин 600 мең сум, сәламәтлегенә җиңел зыян күргән – 300 мең сум күләмендә түләүгә исәп тотарга хокуклы булачак.
Беренчел ихтыяҗ мөлкәтен өлешчә югалткан гражданнарга – 78 375 сум, ә аны тулысынча югалткан гражданнарга 156 750 сум түләнәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез