Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Луганск Халык Республикасы шәһәрләрендә чыгыш ясады

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Луганск Халык Республикасы шәһәрләре буенча гастроль турыннан кайтты. Сәфәр ТР Мәдәният министрлыгының Луганск шәһәрендәге эшлекле очрашуы кысаларында узды.

Махсус Луганск халкы өчен ансамбль “Без бергә” дигән уникаль программа әзерләгән. Татар җиренең кабатланмас төсмере һәм байлыгы атмосферасы 2нче шәһәр хастаханәсе, Луганск академия филармониясе, шулай ук Краснодон, Молодогвардейск һәм Северодонецк мәдәният сарайлары сәхнәләрен тутырды.

Программага “Беловежская пуща”, “Чертово колесо”, “Под окном черемуха цветет” кебек яраткан элеккеге әсәрләр дә кертелгән иде. Шулай ук Россия халыкларының дәртле биюләре дә концертларны бизәде.

“Луганск халкы алдында чыгыш ясау өчен шундый искиткеч мөмкинлек алгач, без беренче чиратта татар халкының бөтен матурлыгын һәм байлыгын күрсәтергә теләдек. Татар җырлары, биюләре, көйләре программаның беренче бүлеген тәшкил итте. Икенче бүлек Россия халыклары мәдәниятләренең үзенчәлекле бәйләменә әверелде. Рус, белорус, башкорт, кавказ биюләрен аеруча җылы каршы алдылар”, — дип сөйләде ансамбль директоры Юрий Жуков.

Аның сүзләренчә, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары өчен шахтерларның хезмәт батырлыгы һәм «Яшь гвардия» батырлыгы җирендә чыгыш ясау – зур хөрмәт билгесе.

“Мондый катлаулы вакытта халыклар арасындагы багланышларны, элемтәне ныгыту өчен нәкъ менә мәдәният яхшы киңлек булып хезмәт итә ала. Безне искиткеч җылы һәм ачык каршы алдылар. Без бу кадәр тамашачы көтмәгән идек. Әйтик, мәдәният сарайларында безнең программаны бәяләргә теләүчеләрнең барысына да тамашачылар залында урыннар да җитеп бетмәде. Кешеләрнең сәнгатькә, бердәмлеккә, мәдәни багланышларга тартылуы күренеп тора”, – диде Юрий Жуков.

Концертлар Россиянең ике төбәге арасында мәдәни багланышларны һәм хезмәттәшлекне ныгытуда башлангыч булды


Фикер өстәү