Башта – торак, аннан – бакча белән мәктәп

Татарстанда төзелеш пандемия вакытында да туктап тормады. Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм архитектура министрлыгы 6 илкүләм проект буенча эшли: «Демография», «Торак һәм шәһәр мохите», «Экология», «Белем бирү», «Сәламәтлек саклау», «Мәдәният». Һәр юнәлештә дә башкарган эшләр байтак. Яңа уку елы якынлашу  кайбер эшләрне тизләтергә дә мәҗбүр итә.  Әмма сыйфат – беренче урында, ди министр Фәрит Хәнифов.

–  Күп кенә төзелеш эшләре тәмамланган объектларда җитешсезлекләр табыла. Әйтик, Казанның «Волжские просторы» бистәсендә 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасында төзүче оешма калдырган кайбер кимчелекләр табылды. Аларга аны 20 августка кадәр эшләп бетерергә дигән бурыч куйдык, – ди министр.

Җитешсезлекләр ачыкланган тагын җиде бакча бар икән әле. Болар – Лаешта урнашкан «Көньяк парк», Казанның «Залесный сити», «Весна – 2», «Светлая долина», «Салават күпере» торак комплексларында, «Седьмое небо», «Западное Заречье»  микрорайоннарында.

– Ипотекага фатир алу куанычлы булса да, монда килеп урнашкач, бакча һәм мәктәп булмау проблемасы белән очраштык. Шөкер, бакча төзелеп бетте, мәктәптә дә эшләр гөрли. Без Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка бик рәхмәтле. Тораклы да итте, инде бакча белән мәктәп тә төзелә, – ди «Салават күпере»ндә яшәүче Гөлия Хәмзина.

Бакчалар «Демография» илкүләм проекты кысасында төзелә. Хатын-кызларга эшләү мөмкинлеге тудырыла: сабыйларны өч яше тулганчы ук бакчага бирү мөмкинлеге арттырыла. 2020 елда өч яше тулмаган балалар өчен 22 бакча төзелә. Әлеге проект нигезендә Татарстанда 2018-2019 елларда 6730 урынга исәпләнгән 30 бакча төзелгән иде.  Урыннарның  3020се – ясле яшендәге сабыйлар өчен.

Министр «Торак һәм шәһәр мохите» проекты буенча башкарылган эшләр хакында да сөйләде. Питрәч районында урнашкан «Царево» торак комплексында  озакламый 1224 урынга исәпләнгән мәктәп төзелә. Ә «Салават күпере»ндә 1224 урынга һәм Совет районының Николай Ершов урамында урнашкан  «Арт-Сити» торак комплексында 1501 урынга исәпләнгән белем йортларында төзелеш эшләре әле киләсе елда да дәвам итәчәк. Быел «Заманча мәктәп» федераль проекты кысасында Казанның Нәҗип Җиһанов һәм Бондаренко урамнарында 1224 урынга исәпләнгән  ике мәктәп Белем көненә үз ишекләрен ача.

– Моңа кадәр кызыбыз Казан шәһәренең Совет районында урнашкан бер мәктәптә белем ала иде. Быел  Бондаренко урамында яңа мәктәп төзелгәнен белгәч, аны монда күчердем. Яңа мәктәп бөтенләй башка. Биредә балага мөмкинлекләр зур. Үз бассейны бар, эче дә, тышы да матур. Ашханәләре иркен. Элек төзелгән мәктәп түгел инде. Йөртергә ерак булса да, баламның заманча җиһазландырылган җирдә укуын телим, – ди Наилә Ибраһимова.

Фәрит Хәнифов «Экология» илкүләм проектына да тукталды.

– Бу проект кысасында «Иделне савыктыру», «Чиста ил», «Көнкүреш калдыклары белән куллануның комплекслы системасы» дигән юнәлешләр буенча эшлибез. Республикада 11 су чистарту җайланмасын төзекләндерү һәм бер яңгыр сулары канализациясе төзү эшләре бара. 2019 елда башланган эшләр инде кулланышка тапшырылды. «Салават күпере» торак комплексында канализация эшләре, Яшел Үзәннең Васильево бистәсендә биологик чистарту корылмасы төзелә, – ди ул.

Түбән Кама районының Прости авылы янәшәсендә тиешсез урында барлыкка килгән чүплекне һәм  Саба районының Шәмәрдән бистәсендә зыян килгән җирләрне рекультивацияләү эшләре дә дәвам итә.

САН

Татарстанда 6 илкүләм проект буенча төзелеш эшләре башкарыла.

«Демография» проекты буенча – 31, «Торак» – 69, «Экология» – 14, «Белем бирү» – 8, «Сәламәтлек саклау» – 41, «Мәдәният» проекты буенча 6 объект төзеләчәк.

2020 елда республикада 12 мәктәптә төзелеш эшләре бара. Шуның унысы – быел, икесе киләсе елда ачылачак.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү