Рөстәм Миңнеханов авылда планлы медицина ярдәмен кризиска кадәрге дәрәҗәгә кайтарырга кушты

Мәктәпләрне яңа уку елына әзерләү һәм Covid-19 пандемиясе аркасында тукталган планлы медицина ярдәмен яңадан күрсәтә башлау җирле хакимият органнары өчен мөһим бурыч булып тора. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск районы авыл җирлекләре башлыклары белән очрашуда шул хакта хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

«Кызганыч ки, без чикләүләр аркасында бик күп вакытны югалттык. Бүген иң мөһим бурычларның берсе – планлы медицина ярдәме күрсәтүне кризиска кадәрге дәрәҗәгә кире кайтару. Кеше сәламәтлегеннән дә мөһимрәк әйбер юк», — диде Миңнеханов.

ТР Президенты шулай ук мәктәпләрне яңа уку елы башлануга әзерләүнең әһәмиятенә, аерым алганда, түбән сыйныф укучыларын бушлай кайнар аш белән тәэмин итү мәсьәләләренә игътибар юнәлтте.

Рөстәм Миңнеханов бүген эш сәфәре белән Лениногорск районына килде. Ул үз сәфәрен авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре белән очрашудан башлады. ТР Президенты искәрткәнчә, республика авыл хуҗалыгы өлкәсендә Россия төбәкләре арасында әйдәп баручы позицияне били һәм кирәкле бөтен әйбер белән үзен тулысынча тәэмин итә. Ул югары эш темпларын сакларга чакырды һәм аграрийларга урып-җыю кампаниясендә зур нәтиҗәләргә ирешүен теләде.

 


Фикер өстәү