“Йолдызлы” ел әйләнәсе эшләячәк

Рөстәм Миңнеханов “Звездный” балалар савыктыру лагеренда булды. Сәләтле балалар һәм үсмерләр белән эшләүче “Сәләт” хәрәкәте базасы бу. Лаеш районында инде 1973 елда ук төзелгән лагерьда “Җәй – балаларга” дигән Президент программасы кысаларында реконструкция эшләренең беренче этабы тәмамланган.

Киң колачлы яңарту эшләре тулысынча төгәлләнгәч, “Звездный” җәен генә түгел ел әйләнәсе эшли алачак. Татарстан Президенты лагерьның яңа мөмкинлекләрен уңай бәяләде: ул хәзер республика һәм Россия күләмендә үткәреләчәк олимпиадага әзерләнү мәйданчыгы буларак та эшләячәк.
Яңартылган “Звездный” берьюлы 220 баланы, 18 әйдәман һәм 60 хезмәткәрне сыйдыра. Реконструкция эшләренең беренче этабында 7 балалар корпусы төзекләндерелгән, спорт мәйданчыклары төзелгән. Корпусларга душ бүлмәләре һәм бәдрәфләр урнаштырылган – моңа кадәр алар урамда булган. Шулай ук ашханә һәм административ бина төзекләндерелгән. Җылылык һәм электр челтәрләре эшләнгән, газ кертелгән.

Яңартылган лагерь инде июль аеннан ук балаларны кабул итә башлаган. Биредә 4 смена: “Сәләт-Раушан” (7-11 сыйныф укучылары өчен акыллыбашлар сменасы), “Сәләт-Гайрәт” (6-11 сыйныф укучылары өчен медиа юнәлеше буенча смена), “Сәләт-Шәхес” (иҗади смена) һәм “Сәләт-Олимп” (олимпиадаларга әзерләнүчеләр сменасы) булачак. Лагерь 4 смена дәвамында 765 баланы кабул итәчәк.


Фикер өстәү