Казан базарларында бәяләр ни хәлдә?

«ВТ» хәбәрчесе базар бәяләрен белеште.

Бакчада үскән яшелчә, җиләк-җимеш, авылдан килгән сөт, каймак ише тәм-томнардан авыз итәргә яратучылар, гадәттә, базарда еш кунак була. Авыл халкы өчен дә башкала бәяләре кызыклы, ә бәлки, файдалы да булыр дип, без Казанның данлыклы «Колхоз базары»на юнәлдек.

Иртәнге як һәм көннең салкын, җилле булуына карамастан, базар гөрли иде инде. Сайлау мөмкинлеге дә зур, бәяләр дә төрле. Мәсәлән, базарның керү өлешендә үк яңа бәрәңгенең бер килограммы 50 – 60 сум тора. Эчтәрәк Арча бәрәңгесен 30 сумга тәкъдим итеп торалар иде. Яшелчәсе дә, җиләк-җимеше дә, җиләкләре дә, үсентеләре дә – барысы да бар базарда.
Сатучылар үз товарларын и мактыйлар, и мактыйлар. Аларда гына иң тәмлеләре, яхшылары, арзаны. Яннарында бераз тоткарлансаң, рөхсәт сорап тормый-нитми генә пакетыңа салып куярга да күп сорамыйлар. Сырганак сатучы апа янына тукталдык. 

– Алып җибәр, кызым. Миндә иң арзаны. Бер майонез чиләге 200 сум тора, – ди бу.
– Әнә тегендә сатучы егет 150 сумга тәкъдим иткән иде, – дим.
– Әй, алыпсатар бит ул. Ә без үзебез үстерәбез. Безнеке шәбрәк…
Бу көннәрдә базарның төп геройлары – гөмбә, дисәм, бер дә ялгышмамдыр. Урман сыеның нинди генә төрләре юк биредә. Иң затлы ак гөмбәнең матурларын, кечерәкләрен 700 – 900 сумга саталар. Чистартылган майлы гөмбәне 150 сумга тәкъдим итәләр. Җирән гөмбә – 500 сум, гөреҗдә – 200, каен гөмбәсе – 300 сум, әтәч гөмбәсе 250 сум тора. Дөрес, бәяләр төрле, сатулашырга да мөмкин. Мәсәлән, 2 кг сыешлы чиләктәге бер үк төрле гөмбә бер кешедә бер бәя, икенчесендә башкача булырга мөмкин. Шуңа күрә күз төшкән беренче товарны сатып алганчы, бөтен базарны әйләнеп, чагыштырып карап алсагыз, отырмассыз.

Гөмбәне, башлыча, Мари Иле халкы сата. Үзебезнең республика урманнарыннан җыелган сый күзгә чалынмады. Бәлки, үзем генә күрми калганмындыр.
Гөмбәләрен өстәл тутырып тезеп куйган Мари Иле апасы белән аралашып алдык.
– Базарга ике көнгә бер киләбез. Кичә гөмбәне, урманга барып, 4 кеше җыйган идек. Менә бүген иртән үк килеп бастык. Гадәттә, сатылып бетә барысы да. Кеше ак гөмбәне яратып ала. Ул кыздырырга да, тозларга да, маринадларга да яхшы. Урын өчен көн саен – 300 сум, лабораториягә 70 сум түлибез. Файдасы бар. Булмаса, йөрмәс идек, – ди сатучы.
Базарның – үз законнары, үз территориясе. Артык сорау биргәнне, яннарында озак тоткарланганны да берсе дә яратмый. Күңелләрен эретим, сөйләштерим, дия-дия, яшелчә, җиләк-җимеш ала торгач, кулга тоткан пакетларым да шактый авырлашты.
Әнә берничә чиләк слива, бер әрҗә кыяр күтәргән бер кыз килеп басты. Янындагы әби «чеметеп» тә алырга өлгерде үзен. Ни өчен минем янга басасың, янәсе. Башка урын беткәнмени? «Ярар инде, апа, сезгә кызганычмыни? Мин озакка түгел бит», – диде ул җавап итеп. «Әйберләрегез аз күренә. Көн саен шулай киләсезмени?» – дип сорадым кыздан. Кама Тамагыннан икән үзе.
– Юк, көн саен килмибез. Якын ара түгел бит. Казанга йомышыбыз булганда гына базарга сугылабыз. Бакчабызда үскән, үзебездә артканны гына сатабыз, – диде ул.


«Шуның белән көн итәбез»
Урам якта йөргәч, базарның эчке, өсте ябылган өлешенә уздым. Яшелчә, җиләк-җимеш сатучылар янына тукталмыйча, районнардан сөт ризыкларын алып килүче ак яулыклы апалар янына бардым.
– Кызым, ал әле эремчегемне. Бик тәмле, – дип эндәште Балтач районыннан килгән Гөлүсә апа.
Эремчектән кала, корты, берничә төрле атланмае, кулдан язылган мае, йомыркасы бар иде. Унике сыер асрыйлар икән. Сөт ризыкларын көн саен килеп саталар.
– Көнаралаш мине киленем алыштыра. Малларыбыз ишле. Сөт җыючы бик аз хак бирә. Шуңа күрә болай килеп сату отышлырак, – ди ул.
Малларына ризыкны сатып кына алалар икән. 12 сыерга азык юнәтер өчен, ай-һай никадәрле печән, ашлык әзерләргә кирәк бит. Шуңа күрә бу апаның сүзләре бераз шик уятты үземдә.
Табыш кына кертми, чыгым да сорый шул базар. Анализлар өчен түли торган бәя нәрсә сатуга бәйле. Базарда аны көн саен тапшырырга кирәк. Гөлүсә апа анда ризыкларын күпләп алып калуларына да зарланып алды.

– Урын өчен – 300 сум, лабораториягә 110 сум түлибез. Моңа өстәп, тагын эремчеген, кортын, маен алып калалар… Күчтәнәч дип… Килгән саен нинди «күчтәнәч»тер инде ул… Республика лабораториясендә «аппетит»лары бөтенләй зур. Анда анализ өчен дип берничә килограммлап сорыйлар. Нинди хәлдер инде ул. Аптыраган…. Башкача да булмый. Авылда башка эш юк. Күпләп мал асрау гына коткара. Гел бездән генә ала торган кешеләребез бар. Ризыклар сатылып бетә. Бетмәсә дә, куркыныч түгел. Эремчектән корт ясыйбыз, каймактан май язабыз. Минем яндагы менә бу егет – Яшел Үзән районыннан. Ул 16 сыер асрый. Йоклап утыра шушында. Кызганам да инде үзен. Бер ял күрми бит, – ди.
Янәшәсендә сату итүче апа Питрәч районының Татцик авылыннан булып чыкты. Сөтен 90 сумга тәкъдим итте башта. Алам дисәм, 60 сумга да биреп җибәрергә риза иде. Шулай ук күпләп сыер асрыйлар икән. Базарга сату итәргә бик күптәннән – 25 ел йөриләр.
– Без атнага бер генә тапкыр киләбез. Сөтне авыл халкы, дачада яшәүчеләр сатып алып бетереп бара. Ә монда каймак, сөт, эремчек сатарга киләбез, – диде ул.
– Файдасын-зыянын кем белгән инде. Өйрәнелгән гадәт буенча йөрибез, – диде ул болай сатуның табышлы булу-булмавы белән кызыксынгач. – Сөтне арзанга җыялар бит. Аның бер литрын 14-15 сумга биргәнче, үзебез күпкә кыйммәтрәк сатабыз. Мәшәкатьле, әлбәттә. Ләкин атнага бер генә киләсе булгач, түзәргә мөмкин. Авылда бер дистә йомырканы 60 – 70 сумга саталар, дисез. Алай сата алгач, бик әйбәт бит инде. Юлына бензин, урын өчен түләргә кирәкми. Күпме вакыты янга кала.
Базарның тышкы ягындагы бер-ике ноктада бройлер сатып торучылар да күзгә чалынды. Ләкин алар бик кечкенә, арык иде. Мондый тавыкларны 350 – 400 сумга тәкъдим итәләр.


Отарга да, оттырырга да мөмкин
Сатучылары күбесенчә өлкән яшьтәге апалар булган кебек, сатып алучыларның да күпчелеге өлкән яшьтәгеләр кебек тоелды миңа.
– Еш киләм базарга. Якын да, кибеткә караганда тәмлерәк тә. Гадәттә, авыл каймагын алам. Суган, бәрәңгесен дә алгалыйм. Сирәк кенә булса да, караҗиләк белән күк җиләген алып, катырырга куям, – диде өлкән яшьтәге бер сатып алучы.
Сатулашыр, сайлап, карап алыр өчен яхшы урын инде ул базар. Сатулаша белсәң, әлбәттә. Белмәсәң, үзеңне дә төп башына утыртып калдырырга мөмкиннәр. Чөнки бәяләр төрле булган кебек, сатучылары да бик «шома».

«Колхоз базары»нда бәяләр (килограммы)

Сөт ризыклары
4 процентлы эремчек – 200 сум
Язылган ак май – 700 сум
Каймак – 500 сум
Сөт – 70 – 90 сум

Йомырканың бер дистәсе – 100 сум

Җиләк-җимеш
Груша – 50 сум
Кызыл карлыган – 200 сум
Чия – 150 сум
Нарат җиләге – 250 сум
Күк җиләк – 700 – 900 сум
Караҗиләк – 230 сум
Алма – 30 – 70 сум
Слива – 70 – 90 сум

Яшелчәләр
Яңа бәрәңге – 30 – 50 сум
Суган – 30 сум
Чөгендер – 35 сум
Кишер – 50 сум
Баклажан – 45 сум
Татлы борыч – 50 – 55 сум
Ачы борыч – 200 сум
Кәбестә – 20 сум
Бакчада үскән помидор – 120 – 130 сум

Зөһрә Садыйкова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү