Президенты Лениногорскида төзекләндерелгән парк белән хозурланды, беренче сыйныфка баручы балалар белән аралашты

Татарстан Президенты Лениногорскида «Лениногорскнефть» нефть-газ чыгару идарәсенә – 75 һәм шәһәргә нигез салынуга 65 ел тулуга багышланган тантанада катнашты, Горький исемендәге төзекләндерелгән парк белән хозурланды, беренче сыйныфка баручы балалар белән аралашты.

Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәрен, гадәттәгечә, авыл хуҗалыгы оешмалары вәкилләре белән очрашудан башлап җибәрде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров районда урып-җыю эшләренең республика буенча уртача темпта баруын (басуларның 55 процентында эшләр төгәлләнгән) хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов авыл җирлекләре башлыклары белән аралашу барышында мәктәпләрнең яңа уку елына әзерләнү мәсьәләсенә игътибарын юнәлтте. Президент район җитәкчелеге алдына хастаханә-поликлиникаларны коронавирус пандемиясе аркасында тукталып торган планлы медицина ярдәмен күрсәтүгә күчерү эшен көчәйтү бурычын куйды.
Шуннан соң Президент «Модуль-Инжиниринг Сервис» җәмгыятенең җитештерү мәйданчыгында булды. Җәмгыять торбаүткәргечләр арматурасын һәм электроприводларны төзәтү белән шөгыльләнә. Биредә ул предприятие эше, җитештерелә торган продукция үрнәкләре белән танышты. Яңа цехның куәте аена 700 клапанны ремонтлау, шулай ук ай саен 300 данә яңа продукция эшләп чыгару мөмкинлеге бирә. Төп заказчылары – «Татнефть», «ТАНЕКО», «ТАИФ-НК» кебек компанияләр.
Президент Нефть монументы янында да булды. Биредә тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк балалар белән очрашу узды. Моннан тыш ул Горький исемендәге шәһәр паркын төзекләндерү белән танышты. Хәзер паркта җәяү йөрү, ял итү, спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар тудырылган.
Соңыннан Президент, сәфәренең төп өлешенә күчеп, «Лениногорскнефть» нефть-газ чыгару идарәсенә – 75 һәм Лениногорскига нигез салынуга 65 ел тулу уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада катнашты. «Лениногорск» нефть-газ чыгару идарәсе республика күләмендә генә түгел, илебезнең нефть сәнәгатендә дә кадрлар әзерләү үзәге һәм яңалыкны сынап кару урыны булып тора», – дип белдерде ул. Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында моннан 75 ел элегрәк илебездә иң зур нефть чыгару үзәген булдырган предприятие ветераннарын һәм район халкын котлады. «Татарстан бүген – илдә төп нефть чыгаручы һәм сәнәгать ягыннан алга киткән төбәкләрнең берсе. Биредә «Лениногорскнефть» хезмәткәрләренең өлеше гаять зур», – диде Президент үзенең тәбрикләү чыгышында. Ул идарә коллективында тармакның күренекле җитәкчеләре үзләренең хезмәт эшчәнлеген башлап җибәргәнне билгеләп үтте. Алар арасында СССР нефть сәнәгате министры Николай Мальцев, СССР нефть һәм газ сәнәгате министры урынбасарлары Рәфхат Мингәрәев һәм Әкълим Мөхәммәтҗанов, башка легендар нефтьчеләр бар. Биредә 13 Социалистик Хезмәт Герое һәм 3 Советлар Союзы Герое тәрбияләнгән.
Татарстан Президенты «Лениногорскнефть» («Татнефть»кә керә) нефть-газ чыгару идарәсенең ел саен 3 миллион тоннадан артыграк нефть чыгарып, районның социаль үсеше өчен гаять зур эшләр башкаруын һәм хәйрия проектларында да актив катнашуын билгеләп үтте. «Болар барысы да Лениногорскида яшәүчеләрнең тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән», – диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү