Фәрит Мөхәммәтшин Баулыда президент программаларының гамәлгә ашырылышын югары бәяләде

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Баулы районының төзекләндерелгән ишегалларын һәм социаль-мәдәни объектларын карау барышында халыкның инициативасын һәм тәртипкә китерелгән территорияләрнең торышын югары бәяләде. Бу хакта Татар-информ хәбәр итте.

«Без халыкның бу процесста үзләре катнашуын телибез. Әгәр дә син монда катнашсаң, эскәмияләрне ватып, сыра шешәләре ташламыйсың инде. Барысының да хуплавы, чәчәк үсентеләре утыртачагын әйтүе мөһим», — дип мөрәҗәгать итте муниципалитет халкына Фәрит Мөхәммәтшин.

Узган ел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге йорт яны территорияләрен төзекләндерүгә юнәлдерелгән «Безнең ишегалды» яңа программасын гамәлгә ашыру турында карар кабул итте. Баулы районында 2020 ел программасына 73 мең квадрат метр мәйданлы 16 ишегалды кергән. Эшләрнең гомуми бәясе 88 млн сум тәшкил итә.

Баулыда Фәрит Мөхәммәтшин әлеге программа буенча төзекләндерелгән Пушкин урамындагы ишегалдын карады. Шунда яшәүче хатын-кызларның берсе, форсаттан файдаланып, ТР Дәүләт Советы Рәисен балалар мәйданчыкларында комны резин өслеккә алмаштыруны сорады. Парламент җитәкчесе мөрәҗәгатьне игътибарга алды.

Район башлыгы Рамил Гатиятуллин «Безнең ишегалды» программасы баулылыларга бик кирәк, дип билгеләп үтте. «Боларның барысы да кеше тормышы яхшырак булсын өчен юнәлтелгән. Әлеге программаларның нәтиҗәсе — безнең халыкның елмаюлы йөзендә» — диде Гатиятуллин.

Эш сәфәре барышында Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук 1978 елда төзелгән Кырым-Сарай авылы мәдәният йорты бинасына капиталь ремонтның барышы белән танышты. Карау барышында ул район башлыгына бина алдында асфальт җәюне йөкләде.

Кырым-Сарай халкы Фәрит Мөхәммәтшинга авылда чистарту корылмалары төзелеше өчен рәхмәт белдерде.

Биологик чистарту корылмаларын биредә 2019 елда авыл халкы соравы буенча торгызганнар. Акча Татарстан Республикасы бюджетыннан кергән, финанслау лимиты 22 млн сум тәшкил иткән.


Фикер өстәү