Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Алексеевск районына эшлекле сәфәре кылды

Иң элек ул “Алексеевская керамика” ачык акционерлык җәмгыяте предприятиесендә булды. Бу көннәрдә предприятиенең 25 еллыгын билгеләп үтә.

“Предприятиенең җитештерүдәге күрсәткечләре һәм икътисады белән таныштым – 25 еллыкны горурланып каршылауга нигез бар. 5-6 миллион данә кирпечтән 60 миллион данәгә җиткәнсез!”, – дип мөрәҗәгать итте Премьер завод эшчеләренә.
Шуннан соң Алексей Песошин район үзәгендә реставрацияләнгән Җиңү паркында булды. Ул район башлыгы Сергей Демидов белән, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның истәлеген хөрмәтләп, Мәңгелек ут янына чәчәкләр салды. Паркны төзекләндерү эшләре узган елның җәендә башланып киткән. Эшләр барышында җәяүлеләр сукмаклары, ял зоналары булдырылган. Парк территориясе эскәмия- фонарьлар һәм башка кече архитектура формалары белән бизәлгән, шау чәчәккә күмелгән.
Сәфәре ахырында Премьер-министр районда төзекләндерелгәннән соң “Зайчик” балалар бакчасын ачты. 65 балага исәпләнгән ул. Икътисади кыенлыкларга карамастан, республикада мәгариф оешмаларын капиталь төзекләндерү программалары уңышлы тормышка ашырылып килә, дип басым ясап әйтте Алексей Песошин һәм Президентның быел гамәлдә булып килүче программаларның барысын да саклап калу турында карар кабул итүен искә төшерде.
Чара кысаларында Премьер-министр һәм район башлыгы “Мәктәпкә җыенырга булыш!” хәйрия акциясенә старт биреп, беренче сыйныфка баручы балаларга рюкзаклар тапшырды.


Фикер өстәү