Казанның һавасы чистарган… һәм тагын да чистарачак

Узган ел Казан халкыннан һавадагы сасы искә зарланып 300дән артык шикаять килгән. Күбесе  Самосырово бистәсендәге полигон янәшәсендә яшәүчеләрдән. Быел бу чүплекне чистарта башлагач, мөрәҗәгатьләр саны кимегән. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков сөйләде.

–  Без республика халкыннан килгән шикаятьләр буенча кайсы якта һаваның сыйфаты начар икәнен беләбез. Әлеге чүплек зур проблема булды. Чынлап та, бу бистәдәге истән зарланучылар шактый. Быел чүплекне юкка чыгару эшләре башлангач, зарлар да кимеде. Хәзерге вакытта чүплек пленка белән капланып куелды. Андагы чүптән электр энергиясе алырга җыенабыз, – диде министр.

Әлеге эш «Экология» илкүләм проекты кысасында  «Чиста ил» федераль программасы буенча башкарыла. 39,2 тонна чүптән алынган электр энергиясе башкала халкына 20–25 елга җитәчәк. Чүплек элек һавага начар йогынты ясаса, киләчәктә файда китерәчәк.

Министр илкүләм проектлар ярдәмендә һаваны чистару буенча зур эшләр башкарылганын  кат-кат әйтте. 2006 елдан бирле  һаваның пычрануы 2 тапкыр кимегән. Экологлар һәр зарарлы матдәне җентекләп тикшерәләр, аларның һәркайсыннан анализ алына. Моның өчен республикада  атмосфера һавасы пычрануга контроль станцияләре эшли.

– Мондый станцияләр пычрату чыганакларын тиз арада ачыкларга ярдәм итә. Әйтик, Куйбышев сусаклагычында төпкә киткән туксаннан артык көймә бар. Аларның барысын да алдан өйрәндек. Нинди чималдан ясалуын, авырлыгын, аларны ничек итеп судан чыгарып булуы турында мәгълүмат тупладык. Быел без 14 көймәне судан чыгарачакбыз. Август аенда эшкә тотынырбыз дип торабыз, – ди Александр Шадриков. – Тирә-якны чистарту тиз һәм җиңел генә башкарылмый. Һәр нәрсәнең тәртибе бар. Әйтик, шушы көймәләрне кая тапшырырга дигән сорау килеп туа. Юридик якларын да уйларга кирәк.

Министр ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә уздырылучы «Саф һава» операциясенә дә тукталды.

Аның нәтиҗәләре буенча  машиналардан чыккан һавада зарарлы газлар күләменең кимүе ачыкланган. 1994 елда ул 27,5 процент булса,  2021 елда бу күрсәткеч 2,8 процентны тәшкил иткән.

Экологлар һаваның пычрануын даими рәвештә контрольдә тоталар. Моның өчен 16 автомат станция эшли. Алар елына 4 миллионнан артык тикшерү уздыра.

– Дүрт ел эчендә безнең лабораторияләргә бөтен дөньяда кулланыла торган 90 миллион сумлык җиһаз куелды.  Без алар биргән нәтиҗәләргә таянып эшлибез, – ди Александр Шадриков. – Татарстанда һавадагы формальдегидны билгеләү буенча җиһазлар урнаштырылды. 2021 елда әлеге җиһаз Түбән Камадагы  күчмә лабораториягә, быел Чаллы һәм Казанда берничә күчмә станциягә урнаштырылды.

Казанда исә ике күчмә лаборатория бар. Бу лабораторияләр формальдегидны билгеләү өчен өстәмә җиһазлар белән тәэмин ителгән.  Аларны журналистларга да күрсәттеләр. Халыктан килгән зарларны тикшерергә шул җиһазларны алып чыгалар. Шикаятьләр буенча урынга чыккач, 20 минут эчендә һаваның сыйфаты турында әйтеп бирә алалар. Халык еш кына кипкән йомырка һәм күкертле водород исенә зарлана икән. Экологларның максаты – бу исләрдән тизрәк котылу.

– Татарстанда сәнәгать оешмалары күп. Әлбәттә, алар һаваны пычратмый тормый. Әмма бу оешмалар экологияне саклар өчен дә үзеннән зур өлеш кертә. Соңгы елларда газ белән йөри торган автобуслар артты. «Бөке»ләрне дә киметәсе иде. Тикшерүләр шуны күрсәтә: машиналар «бөке»дә чакта һаваны бик пычраталар, – ди министр. –  Һавасы чиста дип, ниндидер районны аерып әйтә алмыйбыз. Бар да үзебездән тора. Әгәр без табигатьне саклауга өлеш кертсәк, чүпләмәсәк, кайда  да яшәү өчен уңай шартлар булачак.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү