Александр Шадриков: «Кешеләр зарланудан туктаганчы эшләргә кирәк»

2023 елда табигатьне саклауга 10,3 млрд сум акча тотылган. Эшләгән эшләр дә шактый. Су төбендә тик яткан әллә кайчангы нефть торбалары чыгарылган, Самосырово чүплеге бетерелеп, инде хәзер андагы калдыклардан электр энергиясе ала башлаячаклар.  Ләм басуларындагы эшләр дә тәмамланып килә. Әлеге һәм башка эшләр турында Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгның еллык киңәйтелгән утырышында сөйләделәр. Министр Александр Шадриков сүзләренчә, алар халыктан килгән һәр сорауга җавап табарга тырышалар. Татарстанда яшәүчеләрнең бер генә зары да булырга тиеш түгел, ди алар.

Зар дигәннән, 2023 елда һавада начар исләр бар дип шалтыратучылар күп булган. Казанның Авиатөзелеш, Мәскәү районнары, «Салават Күпере» торак комплексында яшәүчеләрдән 910 мөрәҗәгать килгән. Барысы да һаваның чисталыгына кагылышлы.

– Атмосфера сыйфатын тикшереп тору өчен, без махсус автомат станцияләр куйдык. Татарстанда шундый 17 станция эшли. Шул рәвешле без һавадагы күрсәткечләрне 4 миллионнан артык тикшердек инде, – ди Александр Шадриков.

Совет районында урнашкан Самосырово бистәсендә яшәүчеләр дә моңа кадәр гел зарланып торган. Сасы истән зарланып мөрәҗәгать итүчеләрнең саны 300гә җиткән була. «Экология» илкүләм проекты кысасында әлеге чүплектән һәм сасы истән котылалар. Быелга Саба районының Шәмәрдән бистәсендә нефть аккан җирләрне чистартып бетерәселәре бар.

– Татарстанда 55 полигон исәптә. Шуның 34е эшли, 21е ябылды. Шуңамы, чүплекләр баш калкыта. Былтыр без тиешсез урындагы 2193 чүплекне юкка чыгардык. Күп очракта калдыклар вакытында ташланмый, – ди министр.

Ә менә чүпне яр буйларына ташлап китүчеләр бар. Экологлар кайберләренең эзенә дә төшкән. Казанның Гудованцев урамында бер урынга 88 миллион сумлык зарар килгән. Дәрвишләр бистәсендә исә күпбалалы гаиләләргә бирелгән җир мәйданнарына чүп китереп түккәннәр, 58 миллион сумлык зыян салынган. Александр Шадриков әйтүенчә, күп вакытта гаеплеләрне табып булмый.

– Табигатькә зыян салучы җавабын үзе тотсын иде, – ди ул.

Зыян дигәч, министр республика елгаларына начар калдыклар агызып ятучы оешманы да атады, җир асты казылмаларына зыян салучыларны, аннан рөхсәтсез файдаланучыларны да әйтте.

Татарстанда елгаларны чистарту дәвам итә. Узган ел Мамадыш районындагы Бөрсет елгасы төбеннән 65 мең кубометр чүп-чар чыгарганнар. Әлеге эшләр «Экология» илкүләм проектының «Уникаль сулыкларны саклау» федераль проекты кысасында башкарылган. Елганы чистартуга федераль бюджеттан 113,2 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Утырышта Иделне савыктыруга да тукталдылар. Республикада биологик чистарту корылмаларын яңарту эшләре дәвам итә. Министр сүзләренчә,  аларны төзекләндереп, экологлар Татарстан башкаласында яшәүче 1,3 миллион кешенең яшәү шартларын яхшырта.

– Татарстанда сулыкларда тик ятучы нефть торбаларын чыгару эшләре тәмамланды. 23,7 чакрымга сузылган торбаларны җир өстенә чыгардык. Моны тормышка ашыру өчен 930,5 миллион сум акча тотылды. Нинди генә эшкә тотынма, республика җитәкчелеге, бизнес вәкилләре, фән, җәмәгать эшлеклеләре белән бергә киңәшләшергә кирәк. Бары тик шул вакытта гына уңышка ирешеп була, – диде Александр Шадриков.

2023 ел Иделдә су кимеп, Куйбышев сусаклагычының аяныч хәле белән истә калды. Александр Шадриков бу хакта күп сөйләде инде. Махсус комиссия булдырып, күрше-тирә биш төбәк тә бергә эшли башладылар. Максатлары – суны тиешле биеклеккә күтәрү. Татарстанның Премьер-министр урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да 2024 елга шушы бурычны куйды.

 


Фикер өстәү