Татарстан депутаты бер җенестән булган балаларның мәхәббәте турындагы китапны сатуны туктатуны сорый

Әлеге әсәр буенча тиктоклар төшерә, татуировкалар ясый башлаганнар.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев республика прокуратурасыннан балалар психикасына зыян салырдай китап буенча чаралар күрүне, аны сату һәм рекламалауны чикләүне сораган. Биредә сүз “Лето в пионерском лагере” дигән китап турында бара.

Депутат балалар арасында бер җенестән булганнарның мәхәббәтен пропагандалауга, шулай ук сәүдәгәрләрнең, «18+” тамгасына карап тормастан, китапны балигъ булмаганнарга сатуга борчылуын белдергән.
Әсәрнең авторлары – Катерина Сильванова һәм Елена Малисова. Китап 200 мең нөсхәдә басылган. Узган елның октябрендә дөнья күргән. Рекламасы социаль челтәрләрдә бик киң таралган. Әсәр яшьләргә ошаган. Аның буенча тиктоклар төшерә, татуировкалар ясый башлаганнар.

Роман – ике егет турында. Вакыйга төп геройның советлар чорында пионер лагеренда ничек ял итүе турындагы хатирәләреннән башлана. Малай анда вожатыена — студент егеткә гашыйк була. Алар арасында мәхәббәт башлана. Егетләр 20 елдан соң очраша.

Шәрәфиев китапны әле укып чыгарга өлгермәсә дә, аны кабул итә алмавын әйткән.
Исегезгә төшерәбез: Дәүләт Думасына ЛГБТны (бер җенестә булганнарның мәхәббәте) пропагандалау өчен 10 миллион сумга кадәр штрафка тарту турында закон проекты кертелде.


Фикер өстәү