Китапны укучыга якынайту чаралары нинди?

Китапны укучыга якынайту ул яхшы китап язуны да, авторның популярлыгын да, нәшрият эшчәнлеген дә, сәүдә системасының ничек оештырылуын да, реклама мөмкинлекләреннән файдалануны да үз эченә ала. Бер сүз белән әйткәндә, бу китапның идеясеннән башлап аны укучы кулына тапшыруның барлык этапларын да колачлый. Шартлы рәвештә аны өч баскычка бүләргә мөмкин:

  1. Яңа идеяләр, тәкъдимнәр булдыру өчен укучылар ихтыяҗын өйрәнү.
  2. Нәшрият эшчәнлеге.
  3. Китап сату.

Китап сәүдәсенең үз нечкәлекләре бар һәм ул икмәк, колбаса яки башка киң кулланышлы товар сатудан күпкә катлаулырак. Беренчедән, һәрбер китап үзенчә бердәнбер һәм аерым игътибар таләп итә. Китап язу – берничә айга, хәтта елларга сузыла торган эш, ә бу чорда аны укучыга тәкъдим итүнең алдан планлаштырылган ысуллары эшләми башлый. Китапны укучыга җиткерү юлында көтелмәгән каршылыклар килеп чыгарга мөмкин. Әйтик, сәяси үзгәрешләр. Автор, мәсәлән, ниндидер социаль челтәргә бәйле әсәр яза, ә китап өлгереп җитүгә, теге челтәр экстремистик дип игълан ителә. Ниндидер шәхесне данлаган әсәр яза. Чынлап та мактаулы шәхес ул – Советлар Союзы Герое, орденнары, медальләре бихисап. Кылган батырлыклары да сокланып тел шартлатырлык. Ә китап язылып бетүгә, теге кешенең чит ил шпионы булып баш китәрлек җинаятьләр кылганлыгы ачыклана. Һич югында бу әсәр дөнья күрү белән бик данлыклы, абруйлы бер шәхес аны гаепли торган рецензия язып чыга. Яки ниндидер бер псих авторны плагиатта гаепли, минем идеяне урлаган дип шау-шу куптара. Мондый көтелмәгән нәрсәләрне берничек тә санап, исәпкә алып бетерерлек түгел. Иң четерекле мизгелләрнең берсе шуңа бәйле: китап ул милли, мәдәни, әхлакый хәзинәләрне саклау һәм үстерү чарасы булу белән бергә товар да булып тора. Аны хасил итү өчен зур гына чыгымнар сарыфлана һәм нәшрият өчен табыш алу, һич югы чыгымнарны каплау иң беренче максатка әйләнә. Ә инде алдан корылган фаразларның көтелмәгән күренешләр аркасында җимерелүе сәүдә стратегиясен өр-яңадан карап чыгуны, төзәтүне таләп итә, димәк, өстәмә мәшәкатьләр һәм акча сорый.

Хәтта уңышлы идеяләр дә тиз генә файда китермәскә мөмкин. Хәтерегездә булса, элек китаплар гел диярлек каты тышлык белән чыга торган иде. Бер нәшрият китап базары үсешен, чит илләрдәге тенденцияләрне өйрәнеп, йомшак тышлыктан торган серия чыгара башлый. Тик каты тышлыкка өйрәнгән укучылар аңа борылып та карамый. Алар моңа күнексен өчен озак кына көтәргә туры килә. Хәзер инде йомшак тышлы арзанлы китаплар иң күп сатылучылардан исәпләнә.

Укучылар ихтыяҗын өйрәнү. Бу, бер яклап, бик әһәмиятле нәрсә инде. Төрле анкеталар, сораштырулар, аралашулар, социаль челтәрләрдәге китапка бәйле төркемнәрне анализлау һәм башка алымнар аша китап укучыларның ниндирәк әсәрләр укырга теләвен ачыклыйсың, булачак китаплар өчен темалар, жанрлар, юнәлешләр билгелисең. Ләкин бу да һәрвакыт көтелгән нәтиҗәләргә китерми. Беренчедән, иҗат ул – бәйсезлекне ярата торган шөгыль һәм автор укучылар зәвыгына яраклашырга, аларның ихтыяҗын канәгатьләндерергә атлыгып тормый. Ә мәҗбүр ителеп яки теләмичә язылган әсәрләрнең сыйфаты бик югары булмый. Икенчедән, укучыларның ихтыяҗы мәңгелек нәрсә түгел. Бүген ул бертөрле булса, иртәгә җәмгыятьтәге көтелмәгән борылышларга бәйле рәвештә үзгәрергә дә мөмкин. Шуңа күрә бик күп көч һәм вакыт таләп итә торган бу эшчәнлек туктаусыз рәвештә дәвам итәргә мәҗбүр. Зур нәшриятлар өчен бу – көймәңне комга терәмәүнең иң җилле ысулы. Бер китап белән уңышсызлык килеп чыкса да, икенчесе зур танылу табарга һәм берничә уңышсыз проектның чыгымнарын капларга мөмкин. Озак еллар буе даими эшләп килсә, укучылар ихтыяҗын өйрәнү хәзерге көн бурычларын канәгатьләндерү белән генә чикләнеп калмый, ә киләчәктә ниндирәк әсәрләр кирәк булачагын да күзалларга мөмкинлек бирә.

Китап нәшер итү. Монда барысы да ачык кебек инде. Тышлык яхшы булырга тиеш. Әгәр ул киштәдәге башка басмалардан аерылып, үзенә чакырып тора икән, укучы кулына тотып булса да караячак. Китапның исеме дә серле булырга, кызыксыну уятырга тиеш. Һәм, әлбәттә, аннотация… Менә минем өчен монысы иң авыры. Берничә сүз белән укучыны җәлеп итү, аны китапны актарып карарга, сатып алырга этәрү – авыр нәрсә. Шуңа күрәдер, бездә чыккан китапларның берсендә дә диярлек юньле аннотация юк. Миңа калса, һәр нәшриятта моны язу өчен махсус курслар узган берничә кешелек төркем булырга тиештер. Хезмәткәрләр санын арттыру да кирәкмидер, берничә кешене укытып чыгарасың да хезмәт хакына өстәмә ясыйсың. Барысы да җайлана шуннан соң.

Һәм киштәдәге китапны кулга алуның иң мөһим бер сәбәбе – авторның исеме. Мин чит ил нәшриятларын да, русныкыларны да күзәтеп барам. Алар менә ничек эшли… Әгәр берәр автор ниндидер әсәре белән популярлашып китә икән, аны рекламаларга, пропагандаларга тотыналар. Шунда ук икенче әсәрен язарга этәрәләр, кайбер очракларда ярыйсы гына суммада аванс та биреп куялар. Икенче китабы әзер булуга, өченчесен сорыйлар. Чит илләрдә хәтта киностудияләргә дә, һәртөрле премияләргә дә популярлашып килүче автор язган китапны нәшриятлар тәкъдим итә. Бер сүз белән әйткәндә, бер тапкыр популярлык казанган авторны алар тагы да ныграк күтәрә, рекламалый, популярлаштыра. Аның бөтен потенциалын кулланып, кызуында эшләтеп калырга омтыла. Бу, әлбәттә, табыш алу теләгенә дә бәйле. Шул ук вакытта язучы өчен дә файдалы. Матди яктан да, иҗат мөмкинлекләрен ачу җәһәтеннән дә. Кызганычка, бездә андый нәрсә юк. Бездә «сукыр тавыкка бар да бодай» дигән кебегрәк эшлиләр. Кибәге дә, бодае да бер өемдә ята. Аерып алып тәкъдим итмәгәч, бодае бик күренми һәм бөтен әдәбият кибәк өеме булып тоела.

Китап сату. Моның өчен әллә нәрсә кирәкми кебек инде. Иң беренче чиратта, китап кибетләре кирәк. Татарлар яши торган зур шәһәрләрнең төрле почмакларында, район үзәкләрендә, авылларда. Һәр авылда китап кибете ачу бик мәшәкатьле булып тоелса, моны авыл китапханәләрендә оештырырга була. Андый китапханәләр, гадәттә, мәдәният йорты тирәсендә бит инде, яшьләр биеп туйган арада шунда кереп утыра, китап актарган була, күрә, кызыксына. Монда хәтта артык чыгымлы реклама да кирәкми, авылда хәбәр тиз тарала, хәзер һәр җирдә диярлек авылдашлар төркеме бар, социаль челтәрләрдә китапханәләр төркемнәре эшли. «Шундый-шундый китап кайтты, бәясе фәлән сум» дип игълан бирү дә җитә. Монда бер генә каршылык булырга мөмкин – китапларның бәясе. Тик анысы да хәл ителмәслек нәрсә түгел, басма хакын арзанайту юллары җитәрлек – гадирәк кәгазь, мәсәлән, юка тышлык, өстәмә бәяне бераз төшерү һ.б.

«Татмедиа» «Казан утлары» журналы белән эшләгән «Кесә китабы» сериясен сатуда бик уңышлы алым уйлап тапты. Ул аны район газеталары редакцияләре аша тәкъдим итте, интернетта туктаусыз рәвештә диярлек реклама барды. Моны яңача эшләүнең бер үрнәге итеп карарга кирәк. Китаплар турындагы хәбәр хәтта Татарстаннан читтә яшәгән татар авылларына һәм шәһәрләренә кадәр барып җитте. Алар китапларын интернет аша да тәкъдим итәләр, үзләренең дә китап кибете (shop.tatmedia.ru) бар, башка интернет-кибетләрдә дә алырга мөмкин.

Татарстан китап нәшриятының зур һәм бай булуын телим инде мин. Ул да заманга иярергә тырыша, эзләнә, нәрсәләрдер таба да. Сайтларында (tatkniga.ru) басма китапларны да, аларның электрон вариантларын да сатып алырга була, бушлай китапханәләре дә бар. Китапханәдән интернет эшләп торганда гына кулланырга мөмкин, чөнки ул китапларны фәкать сайтка кереп кенә укымалы, йөкләп ала торган түгел. Ләкин яхшырагы булмаганда андый шартлар да ярап тора. Һәм миңа иң нык ошаганы – аудиокитаплар. Беренчедән, аларның барысын да диярлек профессиональ актерлар яки авторлар үзләре укый. Икенчедән, йөкләп алырга һәм теләсә кайсы урында һәм вакытта тыңларга була. Өченчедән, бушлай.

Китапны укучыга якынайту чаралары, әлбәттә, моның белән генә бетми. Алар күп һәм бу темага аерым бер китап язарга мөмкин. Ә иң үтемлеләре, нинди сыйфатта узса да, әһәмиятен җуймый торганнары турында алдагы язмаларда сөйләшербез.

Марат Кәбиров


Фикер өстәү