Рөстәм Миңнеханов: «Сообщество» форумы – җәмгыять, бизнес һәм хакимият арасындагы элемтәне ныгыту мәйданы»

Казанда Россия Иҗтимагый палатасының «Сообщество» форумы башланды. Форумның пленар утырышында Президент Рөстәм Миңнеханов та чыгыш ясады.

24–25 август көннәрендә Идел буе федераль округының коммерцияле булмаган оешма вәкилләре, волонтерлар һәм социаль юнәлештә эшләүче башка активистлар бер мәйданчыкта очрашып, көнүзәк мәсьәләләр, үзләрен борчыган сораулар турында фикер алыша. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, әлеге чара – җәмгыять, бизнес һәм хакимият арасындагы элемтәне ныгыту мәйданы.

– Лидерыбыз Владимир Путин гражданлык җәмгыяте үсеше мәсьәләләренә зур игътибар бирә. Форумның бай эчтәлекле программасы Россиянең иң яхшы тәҗрибәләрен күрсәтү һәм фикер алышу өчен мөмкинлекләр ачар дип ышанам, – диде Президент.


Фикер өстәү