Рөстәм Галиуллин: «Бу эшең синдә язучыны харап итә, дип миңа еш әйтәләр иде»

Газета-журналлар укучыга иярергә тиешме, әллә киресенчәме? Массачыл әдәбиятның урыны кайда? Гомумән, әдәбиятны бүлгәләү дөресме? Болар һәм башка мәсьәләләр хакында «Казан утлары»ның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин белән сөйләштек.

– «Казан утлары» 100 еллык зур бер сәхифәсенә нәтиҗә ясады. Киләсе йөз еллыкны нинди уй-ниятләр белән башлап җибәрдегез? Журналның юнәлеше үзгәрәчәкме?

– Йөз еллыкны без тарихны барлап,  әзерләнеп каршыладык. Артка борылып карасак, «Казан утлары» узган гасырның егерменче елларында «Безнең юл» дигән атама белән чыга башлаган. Бүгенгә килеп җиткән басманың, күпме генә баш мөхәррирләре алмашынса да, редакция составы үзгәреп торса да, төп уңышы – оештыручысы Галимҗан Ибраһимов билгеләгән юнәлештә. «Казан утлары» – әдәби-нәфис, иҗтимагый-сәяси журнал.  Мин аны бәхетле журнал дип атыйм. Чөнки нәшер ителә башлап та, туктап калган, укучысын таба алмаган басмалар шактый. Ә «Казан утлары» – әдәбият сөючеләр басмасы. Монда яшь тә, җенес тә, нинди һөнәр иясе булу да мөһим түгел. Басма гаиләгә бер кергән икән инде, буыннан буынга күчеп бара. Башта аны әби-бабай укый, аннары ата-ана, алардан соң балалары алдыра башлый. Андый гаиләләр кимүгә таба барса да, алар әле бар. Шулай ук ул – укытучыларның, әдәбият юнәлешендәге һөнәр ияләренең дә журналы. Димәк, без конкрет укучыларыбызны белеп эш итәбез. Әлбәттә, без белмәгәннәре дә бар, алары да безгә кызык, даими өйрәнәбез, кызыксынабыз. Максатыбыз исә йөз елдан соң да шул булып кала – татар укучысына бүгенге  язучыларның яхшы әсәрләрен бастыру, әдәби-иҗтимагый процессны күрсәтү.

Заман белән бергә без дә үзгәрәбез. Хәзер инде үзебезне мультимедияле редакция дип йөртәбез. Төп эшебез – Россиянең 30га якын төбәгенә тарала торган журнал чыгару булса, социаль челтәрләр аша да укучыларны кызыксындыру юнәлешендә эшлибез. Көнгә сайтка 2 меңгә якын укучы керә һәм 8 меңләп карау бар икән, әдәби журнал өчен бу начар күрсәткеч түгел. Иң кызыгы – карауларның 50 проценты гына Татарстанга туры килә, калганнары Башкортстан, Мәскәү өлкәсе, Казахстан һәм башкалар. Бу ике юнәлеш бер-берсен кабатламый, алар бер-берсен тулыландыра гына. Журналда әдәби әсәрләр, публицистика урын алса, интернет челтәрендә күбрәк әдәби процесска игътибар бирелә. Әйтик, «Классика тарихы» дигән видеосәхифәне бик яратып кабул иттеләр. Без анда «Казан утлары»нда кайчандыр басылган һәм бүген классикага әверелгән әсәрләрнең язылу тарихын, язмышын бәян итәбез.

Быел Цифрлаштыру елы да бит әле. Юбилей уңаеннан безгә сканер бүләк ителде. Аның ярдәмендә 100 еллык архивны цифрлаштырабыз. Ул архив ачык була, аннан һәркем файдалана алачак. Төрле елларда басма гарәп имлясында да, латинча да чыккан. Тора-бара ул текстларны да кириллицага күчерергә  ниятлибез. Укучыларга бер дигән бүләк бу, миңа калса.

– Укучы дигәннән, газета-журналларның тиражлары сизелерлек төште, кайбер басмалар интернетта гына «яши» башлады. Кайберләре бөтенләй ябылды. Бу шартларда журналны ничек саклап калырга?

– Элек мин басманы укучыга җиткергәндә, күрсәтү, аңлату эшләре алып барырга кирәк, дип уйлый идем. Алай гына түгел икән. Иң беренче чиратта контентны кайгыртырга кирәк. Яхшы, укылышлы әсәр язылган икән, аны бастырырга һәм танытырга кирәк. Таныту өлешен «Татмедиа» үз өстенә алганнан соң, безнең эшләр шактый алга китте. Шуңа күрә, соңгы елларда, Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда бигрәк тә, безнең әдәби журнал иң зур тиражлы санала. Югыйсә кайбер җурналларның тиражы бер меңгә төште, туктап калганнары да җитәрлек. Безнең исә, әйткәнемчә, хөкүмәт ярдәме белән дә, «Татмедиа»ның төрле алымнары бәрабәренә дә, хәлебез начар түгел. Әйтик, берәмләп сату шактый алдырып китте. Журнал вендинг аппаратларында, маркетплейсларда сатыла, чит төбәкләргә, бигрәк тә Башкортстанга күпләп тарала. Болар нәтиҗәсен бирә башлады, тираж әлегә артуга бара.

Соңгы елларда журналда яхшы мәгънәсендәге гаугалы әсәрләр дә дөнья күрде. Әйтик, Фәүзия Бәйрәмованың «Гөләйза» романы чыккач, кайтавазлар шактый булды. Ринат Мөхәммәдиевнең «Ак кәгазь нидән саргая?» дигән романы да шау-шу тудырды. Равилә Шәйдуллина – Мурат романы да битараф калдырмады. Иң кызыгы, шундый әсәрләр чыкканнан соң, тираж үсеп китә. Бу инде эчтәлекнең никадәр мөһим икәнен күрсәтә. Алдагы айларда да укучыны «селкетеп» җибәрә торган әсәрләр басылачак. Әйтик, июльдә Зөлфәт Хәкимнең әдәби конкурста җиңү яулаган әсәре басылып чыгачак. Без халык яраткан авторлар белән элемтәдә торып, хәл-әхвәлләрен белешеп торабыз. Әйтеп яздырган чаклар да була. Ник дигәндә, алар безнең журналның тоткасы инде.

– Тел комиссиясе ярдәмендә оештырылган «Әдәби конкурс» журналга яңа сулыш өстәде кебек.

– Әле ничек кенә! Мең ярымга якын әдәби әсәрнең 15е роман иде. 1–3 урыннар алган романнар июльдән басыла башлый. Повестьлар, поэмалар инде басылып бара, шигырь, хикәяләрне бастырып бетердек. Хәзер инде конкурс һәм жюри эшенә укучылар да бәя бирә ала. Чыннан да, әйбәтме ул әсәр, юкмы?

Яшерен-батырын түгел, гонорар күләме бөтен җирдә дә бик түбән. Гомумән, гонорар системасы җимерелде, дип әйтсәк тә була. Ул нибары өч республикада – бездә, Башкортстанда, Якутиядә күпмедер дәрәҗәдә сакланып калды. Язучы бушка эшли алмый, аңа да бит тормышны алып барырга кирәк. Бу конкурс исә аларны илһамландырып җибәрде. Нәтиҗәдә ел ярым вакыт эчендә 15 роман туды. Бу күләмдә Россиядә, мөгаен, рус телле язучылар гына язадыр. Акрынлап, әлеге конкурста җиңгән әсәрләрне генә түгел, алга таба яхшы дип табылганнарының барысын да чыгарып бетерәчәкбез. Алар – безнең байлыгыбыз.

Байлык дигәннән. Бүген укучыга 13 нче кесә  китабы әзерләнә. Хәзер инде һәр китапның тиражы  3 меңгә җитте. Халык яратып кабул иткән, «Казан утлары»нда басылган әсәрне китап итеп чыгару – күптәнге хыял иде. Аннан соң язучыга китап чыгару да  җиңел эш түгел бит, нәшриятта аңа чират та зур. Без исә аларга шундый мөмкинлек бирәбез. Яхшы язып та, тыйнак кына күләгәдә калганнарны да танытасыбыз килә. Чит төбәкләрдәге авторларга да игътибарны арттырабыз. Җыеп әйткәндә, монда язучы да, типография дә, укучы да ота.

– «Казан утлары» яшь иҗатчылар белән дә актив эшли иде бит әле. Язучы, публицист Рәфикъ Юныс башлап җибәргән «Ак җилкән» берләшмәсе бүген ни хәлдә?

– Бу берләшмә мәктәп балалары арасында хикәяләр яздырып карау, өметле яшьләрнең иҗатын тәкъдим итү белән шөгыльләнә иде. Әмма моннан 2–3 ел элек без, төрле журналлар, бер-беребезне кабатламас өчен, кайбер сәхифәләрне туктаттык. Мәсәлән, «Казан утлары» кайчандыр «Безнең мирас» журналы белән бик якынайган иде. Хәзер инде «Безнең мирас» журналы үзенең өлешенә китеп бара, «Казан утлары» журналы күбрәк хәзерге әдәбиятка басым ясый. Ә инде яшьләр белән «Ялкын», «Идел» журналлары эшли. Шулай да без күзгә күренеп торган яшьләр өчен «Җәһәт тәнкыйть» сәхифәсен ачтык. 15–20 яшьлекләрнең хикәяләренә урын биреп, янәшәсендә үк галимә Дания Заһидуллинаның әсәргә анализын бирдек. Тәнкыйте усал булса да, яшьләр аңа рәхмәт укыйлар иде. Ахыр чиктә, талантлы яшьләрне бер кат анализлап чыкканнан соң, сәхифә «Бергәләп укыйбыз» дигәнгә әйләнде.

– Заман белән  бергә укучы да үзгәрә. Сезне хәзер күбрәк кемнәр укый?

– Сайт турында сүз барса, анда иң күп укучы – 45 яшьләрдәге хатын-кыз һәм илле яшьләр тирәсендәге ир-ат. Икенче төрле әйткәндә, бу – тормыш корган, үзен тапкан, ниндидер формада биеклек-дәрәҗәләргә ирешкән, гармониядә яши торган кеше. Димәк, «Казан утлары»н күпчелек очракта гаилә корып, балалар үстергән,  нигезле, акыл утырткан  кешеләр укый. Үзебездән карасак та, элек минем өчен көнгә бер китап уку норма иде. Бу – балачак, үсмерчак, студент еллары. Ә инде өйләнгәч, эшли башлагач, китап укырга вакыт калмады диярлек. Документаль әсәрләр генә укыла башлады. Минем уйлавымча, яшьләрнең күпчелеге шул хәлдә. Тора-бара тормыш көйләнә, билгеле бер вакытта үз эзенә яңадан кайта. Укырга мөмкинлек чыга. Шул вакытта кулга китап аласы килә башлый. Әйтик, бүген миңа 50–60 яшьлек чиновниклар, эшмәкәрләр  әйбәт әсәрләр сорап мөрәҗәгать итә. Аларга төрле-төрле әсәрләр җибәреп торам. Утыз ел укыган юк иде, хәзер менә яңадан кереп киттем, күбрәк тарихи әсәрләр, милли әсәрләр укыйсы килә, диләр. Мин моңа бик сөенәм, бу – нормаль  күренеш. Ул кешеләр оныклар үстерү яшендә, аларга бит рухи байлык та тапшырып калдырырга кирәк. Димәк, «Казан утлары» менә шундый  өлгергән укучы өчен.

Ләкин яшьтән әдәбиятны яраткан кешеләр дә бар бит әле. Мәсәлән, мин «Казан утлары»н башлангыч сыйныфларда ук  укый идем инде. Андый укучылар да бар. Дөрес, гомуми укучы саны кимеде, әмма сыйфатлы укучы саны артык кимемәде.

Журналны планлаштырганда укучыга иярү бармы?

– Бәлки бу гаебемдер, әмма мин күпмедер дәрәҗәдә укучыга иярәм. Журнал планлаштырганда традицион әсәрләр белән беррәттән, киң катлау укучыга да сюжетлы әсәрләр бирергә тырышабыз. Ул «кара» әсәр дә түгел, анда билдән түбән күренешләр дә булмый, ләкин аның авторы профессиональ язучы булмаска мөмкин. Язучылар берлегенә кермәгән, халык арасында популяр булган язучыларга да игътибар итәбез. Аларның тәүге әсәрләрен бастырабыз һәм, ни гаҗәп, аларны бик яратып укыйлар.  Башлап язучыларга «Казан утлары»нда чыгу мәртәбә. Әлбәттә, бу әсәрләрне бөтен шартын туры китереп редакциялибез. Журнал галимнәр яки педагоглар өчен генә түгел, ул киң катлау укучы өчен дә. Бүген күпчелек укучыны тормышчан әсәрләр кызыксындыра.  Әйтик, мин авылда бер абзыйны беләм, ул журналга Равилә Шәйдуллина – Мурат әсәрләрен уку өчен язылды. Сүз уңаеннан, ул безнең заказга яңа роман яза, инде тәмамлап та килә.

Гомумән,   массачыл әдәбият белән профессиональ әдәбият арасында чик җуелды сыман. Мисал өчен, билгеле булмаган автордан шундый әсәрләр килә, теле камил, укылышлы, милли рухта язылган. Ник аны массачыл дип әйтергә? Авторы билгеле булмагангамы?  Шул ук вакытта  исеме зур саналган язучы тәэсир итми торган, ниндидер ясалма сюжетлы, кызыксыз, тел йөгереклеге аксаган әсәр тәкъдим итәргә мөмкин. Анысы нинди әдәбият була?

– «Казан утлары» дигәч, укучы күз алдына чал чәчле агайлардан торган редакция күз алдына килә…

– Чал чәчле абыйлар редакциядә әле дә бар. Элек бит редакция ничек формалашкан? Язучы төрле редакцияләрдә эшли-эшли, ахыр чиктә, шушы «Казан утлары»на килеп җиткән. Бүген өлкән буын, урта буын, яшь мөхәррирләр бар. Шунсыз булмый да, безгә бит һәр катлау вәкиле белән эшләргә туры килә.

– Мөхәррир вазыйфасы Рөстәм Галиуллин дигән язучының иҗатына ничек тәэсир итә?

– Миңа, бу вазыйфа язучыны харап итә, дип һаман әйтәләр инде. «Идел» журналында эшли башлагач та шулай кисәттеләр. Алай түгел ул. Мәсәлән Галимҗан Ибраһимов нинди зур эшчәнлек алып барган, шул ук вакытта нинди әсәрләр язган! Гаяз Исхакый белән дә шул ук хәл. Бу олпатлар янында безнең эшчәнлек юк дәрәҗәсендә бит инде. Шулай да мөхәррирлек эшенең бер начар ягы бар: элек мин биредә ел саен басыла идем, хәзер алай түгел. Әйтик, 2017 елда гына да  «Боссоойко» дигән хикәям, «Әдрән» дигән повестем чыккан, шуннан  бирле бер әсәрем дә басылмаган. Юкса минем дә беркайда  чыкмаган өч повестем, хикәяләрем  бар. Быел, бу язучы буларак беткән икән дип әйтмәсеннәр өчен, инде ярыйдыр дип, кыска гына хикәяләрне бирдем, зурларына урын табып булмады.  Мөхәррир язучыдан яхшы әсәрләр көтә. Аның вазыйфасы шул. Шунлыктан безнең мөхәррирләр, кимчелекле, җитешсез якларын  күрсәтеп, дәлилләп,  шактый әсәрләрне кире бора. Бу авыр йөк үземә дә шактый төшә. Шунлыктан үз әсәреңә дә таләп арта.  Баш мөхәррир булгач, бигрәк тә. Шуңа, язгач та, бастырырга әллә ничек. Әйбәтме, юкмы икәнен белеп булмый бит аның.  Шундыйрак хәлләр. Әмма иҗат үз юлы белән бара, бүген мин бер роман язам. Аны тәмамлану алдында дип тә әйтеп була. Ул безнең чорга, заманабыз шәхесенә багышлана.

Блиц-сораштыру

– Соңгы укыган китабыгыз?

– Эш буенча көн-төн укыйм, өйдә исә Николай Лугиновның «Хунские повести» әсәрен яңадан укып чыктым.

– Иртәгез нәрсәдән башлана?

– Табигатьтә йөреп керүдән.

– Соңгы язылган әсәрегез?

– Әле төгәлләнмәгән. Роман язам.

– Иң зур теләгегез нинди?

– Бала буларак та, балалар әтисе буларак та, якыннарымның исәнлеген телим.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү