Рөстәм Миңнеханов Россия көне уңаеннан дәүләт бүләкләрен тапшыра

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия Федерациясе көне уңаеннан Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшыра. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

«Хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшыру РФ көне алдыннан символик мәгънәгә ия. РФ Президенты Владимир Путин ярдәме белән республикабыз – илнең алдынгы, терәк төбәге», — диде Рөстәм Миңнеханов.

«Татарстан гражданнар тормышын яхшыртуга йөз тота. Сәнәгатьтә төрле проектлар гамәлгә ашырыла. Авыл хуҗалыгы уңышлы үсеш ала. Үз эшенә гашыйк кешеләр тырышлыгы белән икътисад, медицина, фән һәм башка өлкәләрдә уңышлы проектлар гамәлгә ашырыла, казанышларга ирешелә», — диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов республика һәм РФ үсешенә керткән өлешләре өчен, бүләкләнүчеләргә рәхмәтен белдерде. Күңел күтәренкелеге, уңышлар теләде.


Фикер өстәү