Украинадан мәҗбүри күченүчеләрне урнаштырган өчен Татарстанга 33,8 миллион сум бирелә

Бер кешене вакытлыча яшәү урыны белән тәэмин итү өчен тәүлегенә 913 сумга кадәр чыгым тотыла.

Россия Хөкүмәте, Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан, Украинадан мәҗбүри күченүчеләрне яшәү урыны, ашау-эчү белән тәэмин итү чыгымнарын каплау өчен, Татарстанга 33,8 миллион сум бирергә җыена. Бу хакта ТАСС Хокукый мәгълүматлар рәсми порталында басылып чыккан документка таянып яза.
Министрлар Кабинеты әлеге максатка 1,3 миллиард сум әзерләп куйган. Акча 40 төбәккә тәгаенләнә. Воронеж өлкәсе (182,6 миллион сум), Ростов (122,7 миллион сум) һәм Мәскәү өлкәсе (111,5 миллион сум) иң күп акча алачак.

Бер кешене вакытлыча урнаштырган өчен – тәүлегенә 913 сумга кадәр, тукландыру өчен – 415 сумга кадәр акча тотыла. Россия Гражданнар оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына акчаны максатчан һәм нәтиҗәле тотуга контрольлек итү йөкләнгән.


Фикер өстәү