Казанда “Макдоналдс” рестораннары ябылды

Казанда “Макдоналдс” рестораннары ябылды. Хуҗасы алышыну сәбәпле, бренды үзгәртелүгә бәйле бу. Компаниянең Россиядәге барлык рестораннарын шушы язмыш көтә.

“Корстон”дагы, Фатих Әмирхан урамнарындагы “Макдоналдс” тирәсендәге эскәмияләр, өстәлләр пленка белән каплап куелган. Верандаларындагы логотиплы чатырлар да алынган. Ресторанның менюсы турында мәгълүматлар да юк: бургерлар, башка ризыклар сурәтләре һәм аларның бәяләре чекерәеп торган плакатлар куптарылган. “Реальное время” хәбәренә караганда, рестораннар 20 июньгә кадәр ябылып бетәчәк.

Моңа кадәр мәгълүм булганча, McDonald’s компаниясенең Россиядәге бизнесын «Клуб-Отель” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте сатып алган. Июнь башында “Макдоналдс” “Система ПБО” дип үзгәртелгән.

McDonald’s урынына килүче җәмәгать туклануы челтәре кичә үзенең яңа логотибы белән таныштырды. Анда яшел җирлеккә сары төстәге ике фри-бәрәңгесе таякчыгы һәм әфлисун төсендәге бургер сурәтләнгән. Яшел җирлеге продукция һәм хезмәт күрсәтүнең сыйфатлы булачагына ишарәли.

McDonald’s Россиядәге рестораннары эшен туктатып тору турында Украинада махсус хәрби операция башланганнан соң берникадәр вакыт үткәч белдерде. Компания үзенең 62 мең хезмәткәренә эш хакын түләүне дәвам иттерәчәген хәбәр итте. Россиядә барлыгы 850 McDonald’s рестораны эшли иде. Компания 16 майда Россия базарыннан тулысынча китүе турында белдерде.


Фикер өстәү