Рөстәм Миңнеханов Сабантуйда җиңүчеләр өчен бүләккә дүрт iPhone тапшырды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабантуйга бүләкләр җыю тантанасында катнаша. Ул бүләккә бирү өчен дүрт iPhone тапшырды.

Сабантуйга бүләк җыю чарасы Казанның Бауман, Мәрҗани, Петербург һәм Пушкин урамнарында бара.

Бүләкләр җыю нокталарының берсе – Казан Кремле. Башта республика җитәкчесе исеменнән смартфоннарны Татарстан Президенты Эшләр идарәчесе Мөслих Ситдыйков тапшырды, ә аннары ТР мөфтие Камил Сәмигуллин, музей-тыюлык территориясендә урнашкан җирле музей һәм ресторан хезмәткәрләре дә бизәлгән арбаларга бүләкләрен салды.

Әлеге күркәм чара Бауман урамыннан узып, Камал театры янында тәмамланачак.


Фикер өстәү