Яман чирне җиңгән кыз: “Мин тормышны яратып яшәргә өйрәндем”

Казан кызы Лилиана Сабировага 5 яшендә яман чир диагнозы куела. Табиблар бу чирдән катлаулы һәм кыйммәтле операция генә коткара, диләр. Менә шулчакта без Лилианага дип хәйрия концерты да уздырган идек. Хәзер ул 3 нче сыйныфта укый. Табиблар әйткән катлаулы операция аңа ярдәм итте.

– Аллага шөкер, мин исән-сау. Сеңлем белән бер сыйныфта укыйм. Телләр өйрәнәм. Элек шөгыльләнгән гимнастикама кире кайттым. Зурлар белән бергә шөгыльләнеп, II разряд алдым. Сәламәтлегемне дә гел кайгыртып торабыз. Табибларга еш күренәм, Мәскәүгә дә тикшеренергә барабыз. Мондый тормыш рәвешенә ияләндем инде. Кайчан нинди анализ бирәсен дә белеп торам, – ди Лилиана. – Кечкенә генә булсам да, мин тормышны яратып яшәргә өйрәндем. Дөньяга башкача карыйм. Гаиләбез белән көн саен йоклар алдыннан әбиебез өйрәткән догаларны укып, авыр чакта ярдәм кулы сузган һәр кешегә яхшы теләкләр телибез. Бер генә теләгем бар – балалар авырмасын иде!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү