Бер атна эчендә 850дән артыграк кеше көчле инфекция йоктырган

Башкортстан Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин республикадагы эпидемиологик вазгыять буенча мәгълүматларны китергән.

Аның әйтүенчә, 10 апрельгә алынган мәгълүматларга караганда, республикада пандемия башланганнан бирле коронавирусның 362 530 очрагы теркәлгән. Бер тәүлек эчендә 128 кеше ковид иярткән.

Хәзерге вакытта хастаханәләрдә 145 кеше коронавирустан дәвалана. 2 042се медицина ярдәмен өйдә ала.
Соңгы 7 көн эчендә Башкортстанда 851 чир очрагы теркәлгән. Бу – алдагы атнадагыга караганда 14 процентка күбрәк.


Фикер өстәү