Коронавирус йоктыручылар саны арткан

Узган атнада Россиядә 79 меңнән артыграк кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланган. Роспотребнадзор хәбәр иткәнчә,  чирләүчеләр саны 100 мең кешегә 54,47 күрсәткечен тәшкил итә. Бу – алдагы атнадагыга караганда 32,8 процентка зуррак сан. Шулай ук грипп һәм ОРВИ йоктыручыларның күбәюе күзәтелә.

Ведомство башлыгы Анна Попова искәртеп узганча, прививка ясату бигрәк тә иммунитеты начар булган өлкәннәрдә, балалар һәм йөкле хатын-кызларда авыруны кисәтү, организмда өзеклекләргә юл куймау мөмкинлеге бирә.

Татарстанда да чирләүчеләр арта. 20–26 ноябрь чорында 224 сырхау (алдагы атнадагыга караганда 19,1 процентка күбрәк) хастаханәгә озатылган. Ә 13–19 ноябрьдә мондыйлар саны 188 булган.

Соңгы мәгълүматларга караганда, республикада коронавирус йоктыруның 210591 очрагы теркәлгән. Пандемия башланганнан бирле әлеге чирдән 2010 кеше вафат булган. Бу елның гыйнварыннан бирле үлем-китем очраклары юк.

 


Фикер өстәү