Россиядә ковид йоктыручылар саны арта

Россиядә ковид йоктыручылар саны арта. Узган атнада әлеге күрсәткеч 31,6 процентка үскән. Коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәренә караганда, хастаханәгә салу очраклары да алдагы атнадагыга караганда 13,2 процентка күбәйгән. 1172 кешене хастаханәгә салганнар.

Шул ук вакытта бер атна эчендә 3655 кеше савыккан. Алдагы атнадагыга караганда 17,8 процентка зуррак сан бу.

Исегезгә төшерәбез: июльдә Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова көзен коронавирусның көчәюе көтелү турында хәбәр иткән иде. Ведомствоның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина да, ОРВИ сезоны башлану сәбәпле, шундый ук фаразын җиткерде. Сүз уңаеннан, республикада коронавирусның үпкә ялкынсынуы китереп чыгару очраклары күбәйгән.


Фикер өстәү