Рөстәм Миңнеханов: «Без Сабантуйларда гына түгел, авырлык килгәндә дә бергә була алабыз»

350гә якын катнашучы, 3 көн һәм «Туган тел» җыры. Казанда «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы узды. Россия генә түгел, чит илләрдә яшәүче эре татар эшмәкәрләрен дә берләштерүче әлеге җыенда эш турында гына түгел, татарларга хас бердәмлек һәм туган тел турында да сөйләштеләр.

Быел «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре форумы» уналтынчы тапкыр үткәрелде. Аны Бөтендөнья Татар конгрессы Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә палатасы белән берлектә оештыра. Җыенның пленар утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Быел Казанда узган чарага илнең 40ка якын төбәгеннән, 10га якын һәм ерак чит илдән эшкуарлар килде. Тәүге тапкыр Перу, Испания кебек чит илләрдән дә милләттәшләребез бар иде.

– Безнең төп бурычыбыз – татар эшкуарларын бергә җыю, аларны үзара таныштыру һәм яңа үрләр яуларга ярдәм итү, – диде Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья Татар конгрессы «Милли шурасы» рәисе Васил Шәйхразыев. – Форум елдан-ел камилләшә. Аның эчтәлеге дә замана таләпләренә яраклаштырыла. Сез барыгыз да татар оешмалары булган өлкәләрдә, илләрдә яшисез. Милләттәшләребез белән үзара ярдәмләшеп яшәсәгез, бик рәхмәтле булыр идек. Без сезгә эшегезне Татарстанда җәелдерергә булышырга да әзер.

Ә бердәм халык  куәтле. Моны эшкуарлар гына түгел, гомумән, татар халкы раслап күрсәтте инде. Җыенга быелның маенда Курган өлкәсендә көчле янгын чыгу аркасында тулысынча диярлек янып көлгә әйләнгән Йолдыз авылы халкы да килгән иде. Алар фаҗиганең беренче сәгатьләреннән үк ярдәм кулы сузган татар эшкуарларына, бөтен татар дөньясына рәхмәт белдерде.

– Авылда 228 йорт янды. Мәчет, мәктәп, мәдәният йорты һәм бер урам гына калды, – дип искә алды ул коточкыч вакыйгаларны «Урал аръягы татарлары» иҗтимагый оешмасы рәисе Марат Юнусов. – Әнә шундый кыен чакта милләттәшләребез ярдәм кулы сузды. Бүген авылда йөз яңа йорт төзелә. Аларның 40ы яңа елга кадәр үк тапшырылачак. Тагын 36сы гыйнварда әзер булачак. Калганнарын язга өлгертәчәкбез. Барлыгы 200 йорт өчен сертификат бирелде. Шуның яртысына авыл халкы йорт салу теләген белдерде. Калган сертификатларга шәһәрдә фатир сатып алдылар. Тик авылның яңадан тергезелүен күреп, хәзер салада үз акчаларына йорт җиткерә башлаучылар да күп. Татарстанга бик зур рәхмәт. «Татнефть» оешмасы гына да безгә 18 әзер йорт алып килде. Без татар булуыбыз, милләтебез, халкыбыз белән чын мәгънәсендә горурланабыз.

Эльвира һәм Кәлимулла Миңнегәрәевләр республика нефтьчеләре салып биргән йортта өй туе үткәргән дә инде.

– Фаҗиганең беренче көненнән үк Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре килеп, хәлебезне белеште, бөтен кирәк-яракны язып алдылар. Ашау-эчү, кием-салым белән булыштылар. Татарстанның безне ташламаячагын аңладык. Тиз арада төзелеш эшләре башланды, гуманитар ярдәм даими рәвештә килеп торды. Яңа йортларыбызга карап туймаслык, алар бик матур, җылы. Бөтен авыл халкы исеменнән шәхсән Рөстәм Нургали улына һәм бөтен республика халкына рәхмәт әйтергә дип килдек, – диде күз яшьләре аша гаилә башлыгы.

Бүген Йолдыз авылында 329 кеше яши. Әле авылдашлар саны тагын да артачак, дип якты киләчәккә өметләнә йолдызлылар.

– Без татар халкына чиксез рәхмәтле. Өйләргә – суыткыч, укучыларга – велосипед, укытучыларга  ноутбукка кадәр алып бирделәр, – дип сөйләде Йолдызда 40 елдан артык балаларга белем бирүче Гөлсинә Байтирәкова.

Ул үзе белән Казанга укучыларын да алып килгән. Форумда балаларның хыялы да чынга ашты. «Рөстәм абый, сез хәзер безнең өчен бик якын кеше. Әмма сезнең белән төшкән фотобыз гына юк», – дип җиткерде алар ихлас теләкләрен. Рәис шунда ук сабыйлар янына ашыкты.

Горурланырлык та, сокланырлык та җыен булды бу. Әстерхан эшмәкәре Лилия Габидова, мәсәлән, өч бала әнисе булу белән беррәттән, бизнес та алып бара. Бөтен Әстерханга дан тотып, балык сата ул.

– Моннан дистә еллар элек гап-гади татар авылында балык тозлап сатудан башланган эшнең еллык әйләнеше хәзер 140 миллион сум тәшкил итә, – дип сөйләде эшмәкәр. – Әстерхан урамнарындагы туристларга игътибар итсәгез, һәр өченчесе диярлек безнең балык салынган сумка-пакет күтәреп йөри. Чөнки продукцияне халыкка тәкъдим итүгә дә зур әһәмият бирәбез. 700дән артык төрдәге балык сатабыз. Бүген безнең Әстерханда биш сәүдә ноктасы бар. Казанны да бик ошаттым. Биредә алтынчы кибетемне ачу теләге дә туды әле.

Ә Алтай краенда татар токымлы атлар үрчетә башларга мөмкиннәр. Бу хакта эшкуар Әнвәр Әминов әйтте.

– Татар токымлы атларга карата кызыксынуны арттыру өчен, быел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән Казаннан татар токымлы атларда Алтайга кадәр атка атланып бару чабышы узды. Алар илнең яртысын диярлек узды. Алтайга килеп җиткәч, атларны безнең «Карым» хуҗалыгына бүләк иттеләр. Без аларның башын 500гә кадәр җиткерергә телибез, – дип фикерләре белән уртаклашты татар эшкуары.

Ул татарларны Алтайга эшкә дә чакырды. Ә менә Төмән эшмәкәре Ринат Гайсин якын арада ук Татарстанда 80нән артык эш урыны булдырачак. «Полимергруп» оешмасы җитәкчесе республиканың Лаеш районында җылыту-изоляция материаллары заводы сала.

– Милләттәшләремә якынрак буласым килде, – ди ул эшен җәелдерүе турында. – Татарстанда бизнес өчен бөтен шартлар да бар. Республикага еш кайтып йөргәч, Төмәндә дә оешма ашханәсендә эшчеләрне җомга көннәрендә татар милли ризыклары белән сыйлый башладык.

Төмәндә үскән эшкуар туган телендә начар аралаша. Алай да: «Татар халкым, сезгә карап йөрәгем яна», – дип күңелендәгесен татарча җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов татар эшкуарлары белән горурлануын әйтте һәм аларның татар телен белеп бетермәүләрен гаеп итмәскә кушты.

– Татар – татарча сөйләшә белгән кеше генә түгел, үз вакытында телне өйрәнә алмауга төрле сәбәпләр булырга мөмкин, иң мөһиме, без рухи яктан бер-беребезгә бик якын, – диде Рәис һәм Татарстанның Ана телен өйрәнүдә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер булуын җиткерде. – Балаларыбыз, оныкларыбыз татар телен белергә тиеш. Әти-әнигә, хезмәткә һәм дингә мәхәббәт исә безнең канга сеңгән. Сез барыгыз да үрнәк күрсәтерлек кешеләр. Без сезнең белән горурланабыз. Йолдыз авылына бәйле вакыйгалар бердәмлегебезне тагын бер кат дәлилләде. Без Сабантуйларда гына түгел, авырлык килгәндә дә бергә була алабыз. Бүген хәрби операция баруын да истән чыгарырга ярамый. Милләттәшләребез илебез өчен хәлдән килгәннең барысын да эшли.

Рәис форум катнашучыларына республиканың дәүләт бүләкләрен дә тапшырды. Җыен «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Аны залда утырган һәркем басып җырлады.

Ринат НАСЫЙРОВ, республиканың дәүләт бүләге иясе, Төмәндәге «Бәрәкәт – Благо» хәйрия фонды  рәисе:

– Республика җитәкчелеге тырышлыгы белән соңгы елларда читтә яшәүче милли оешмалар үзләрен Хөкүмәт кулы астында эшләгән кебек хис итә. Татарстанда мал да табабыз. Дәүләт оешмасымы ул, муниципаль дәрәҗәдәге учреждениеме, бүген Татарстандагы теләсә кайсы оешма безнең татарлыкны танып, яшел юл күрсәтә. Шуңа күрә тиз һәм җиңел эшлибез. Элек без ерак тоела идек. Хәзер бик якын итәләр. Бу эшлекле мөнәсәбәтләр белән беррәттән, мәдәният, мәгариф, милли киемнәр кебек өлкәләргә дә кагыла. Системалы эш бар. Алла боерса, аның нәтиҗәсе дә уңай булачак. Бүген Төмән өлкәсендә 26 татар оешмасы, 41 татар мәктәбе эшли. Без кайда гына яшәсәк тә, тирән, җирле халык. Җырлап, биеп кенә йөри торган халык түгел икәнен Йолдыз авылы мисалында да күрсәтә алдык. Татарлар бер-берсенә бик нык ышана.

Эльвира ВӘЛИЕВА


Фикер өстәү